Шəhри Чаллы

Ак калабызны артык чуарламыйбызмы?

Яшерен-батырын түгел, моннан 7-8 еллар элек яңа гына төзелә башлаган "ипотека" йортларының аллы-гөлле төсләргә буялып сафка басуы беренче мәлләрдә соклану, хозурлану хисләре уяткан иде. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары да зурлап язып чыкты. Тик, ничек диләр әле, тәмле әйбер бер кабымлык булганда гына тәмен югалтмый. Соңгы вакытта салават күперенең барлык...

Яшерен-батырын түгел, моннан 7-8 еллар элек яңа гына төзелә башлаган "ипотека" йортларының аллы-гөлле төсләргә буялып сафка басуы беренче мәлләрдә соклану, хозурлану хисләре уяткан иде. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары да зурлап язып чыкты. Тик, ничек диләр әле, тәмле әйбер бер кабымлык булганда гына тәмен югалтмый. Соңгы вакытта салават күперенең барлык төсләренә дә буялган йортларның артык күбәеп китүе әнә шул чама хисен югалту белән бәйле, минемчә.

Шәһәр хакимиятенең баш архитекторы Алмас Идрисов бу нисбәттән, үз фикерен җиткерә.

- Әлбәттә, шәһәр тормышына ниндидер яңалык кертү, яңа идеяләрне тормышка ашыру халыкта бәхәс уятмый калмый. Ләкин җитәкчелек безнең белгечләр алдына анык бурыч куйды: Чаллының бизәлешендә җете төсләр күбрәк булырга тиеш. Үзенчәлекле милли бизәкләр төшерелгән йортлар үзенә тартып, җәлеп итеп торырга тиеш, - ди ул ассызыклап.

Инде халык фикерен дә тыңлап карыйк. Чаллы кибетләренең берсендә эшләүче менеджер Лилия Газизова, мәсәлән, яңа йортларның бизәлеше белән канәгать.

- Моннан 40 ел элек төзелгән йортларның төссез фасадлары инде тәмам туйдырган иде. Тормышта бит болай да күңелне төшерә торган хәлләр җитәрлек. Иртә белән эшкә барганда, аллы-гөлле төсләр балкышыннан яктырып киткән урамнарга карап хозурланам, - ди ул.

Тәҗрибәле рәссам-дизайнер Артур Исламов, киресенчә, шәһәрнең бизәлешенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл иткәндә, 7 генә түгел, 9 кат үлчәп, 1 кат кисәргә, бу өлкәдә эшләүче башка белгечләр фикеренә дә колак салырга киңәш итә.

- Сүз дә юк, беренчел карашка бик матур андый йортлар. Ләкин соңгы вакытта геометрик фигуралар, милли бизәкләр төшерелгән биналар да күренә башлады. Эш алга таба да шушы юнәлештә дәвам итсә, 1-2 елдан Чаллыбыз төрледән-төрле тукыма кисәкләреннән тегелгән юрганга охшап калмасмы!? - дип борчыла шәһәрдәшебез.

Чыннан да, һәр нәрсәдә чама хисен белү кирәк, бигрәк тә шәһәр кадәр шәһәрне бизәү мәсьәләсендә. Әйтик, балалар бакчасы яки мәктәп, шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләре, җәйге лагерьларның ямьле җете төсләр белән үзенә җәлеп итеп торуына беркем дә каршы түгел. Ләкин төсләр белән артык мавыгу шәһәребезнең архитектура ансамбленә хилафлык китерергә тиеш түгел. Барыбыз да яраткан ак калабыз артык чуарланып, үзенең кабатланмас гүзәллеген югалтмасын иде. Җилкәннәрен киереп Чулман ярына тукталган ак кораб образындагы Чаллыбыз ямьлерәк тә, кадерлерәк тә бит...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: