Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Акча алам дип алданмагыз

Микрофинанс оешмалары Россия эшмәкәрлегендә яңа юнәлешләрнең берсе булса да, Россиядә бүгенге көндә 1,5 меңнән артык оешма теркәлгән инде. Банклардан аермалы буларак, алардан акчаны да, заемны артык мәшәкатьләрсез, бик тиз алып була. Чаллыда гына шундый 120 оешма халыкка акча биреп, үзенең кесәсен калынайта. Микрофинанс оешмаларын контрольгә алган Россия Үзәк банкы мәгълүматларына...

Микрофинанс оешмалары Россия эшмәкәрлегендә яңа юнәлешләрнең берсе булса да, Россиядә бүгенге көндә 1,5 меңнән артык оешма теркәлгән инде. Банклардан аермалы буларак, алардан акчаны да, заемны артык мәшәкатьләрсез, бик тиз алып була. Чаллыда гына шундый 120 оешма халыкка акча биреп, үзенең кесәсен калынайта.

Микрофинанс оешмаларын контрольгә алган Россия Үзәк банкы мәгълүматларына караганда, соңгы вакытларда аларга карата халыкта һәм хөкүмәт вәкилләрендә тискәре фикерләр туа башлады. Шуңа да карамастан, халык алдануын дәвам итә. Мәсәлән, Чаллыдагы һәр тукталышта һәм җир асты кичүендә эшләп килүче "Быстрые деньги" салоннары шәһәрдәшләр арасында популяр. "Эш хакын айдан-айга көчкә җиткерәбез. Безгә дәүләт банклары акча бирергә бик ашкынып тормый, чөнки хезмәт хакы аз. Акча кирәккәндә паспорт белән биредән кереп алабыз", - ди шәһәрнең бер предприятиесендә эшләүче Фәнис Закиров.

Бу оешмада эшләүче ханым исә үзләренең эшчәнлеген законсыз дип санамый. "Без акчаны көчләп бирмибез бит. Паспорт белән килгән кеше икенче хезмәт хакына кадәр күп дигәндә 16 000 сум акча ала. Моның өчен ул тәүлегенә шул сумманың 2 проценты күләмендә түләргә тиеш була. Бу айга 9600 сум дигән сүз. Димәк, бездән 16 мең сум акча алган кеше 25600 сум кайтарырга тиеш", - ди ул. Мондый "әйбәт" банклардан акча алып, йорт-җирсез калганнар, асылынып үлгәннәр дә бар икән.

Пирамидаларның төрлеләре бар. Берәүләр акчасызларга "ярдәм итә", икенчеләре халыктан дәүләт банкларындагыга караганда күпкә югары процентка акча җыялар да юкка чыгалар. "Кара көн"гә җыйган акчаларыннан колак каккач кына кешеләр хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәләр. Чаллы эчке эшләр идарәсенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы бүлек башлыгы урынбасары Венер Гыйбадуллин: "Халыктан кергән гариза нигезендә, быел "Ипотека-Инвест", "Сфера-Плюс", "Мобайлтрейд Групп", "Древпром" һәм "Росфинансинвест Групп" оешмалары җитәкчеләренә карата җинаять эше кузгатылган. Алар Россия Үзәк банкының рефинансланган процентыннан югары процентка минималь суммадан халыктан акча җыялар. Шулай итеп, клиентларны үзләренә җәлеп итәләр. Гадәттә, финанс оешмалары банкротлыкка чыгар алдыннан, югары процентлы кертемнәр белән үзләренә акча җыеп калалар", - дип хәбәр итте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары Рәмзис Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, "Ипотека-Инвест" кооперативыннан 479 кеше зыян күргән. Алар бу оешманың 35-120 процентына кызыгып, 220 млн сум акчаларыннан колак какканнар. Әлеге оешмага карата җинаять эше кузгатылган инде. "Сфера-Плюс" оешмасы халыктан 33-35 процентка акча җыйган. Нәтиҗәдә, 350 кертемче 50 млн сум акчасын югалткан. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре әйтүенчә, зыян күрүчеләр берничә оешмага акчаларын салганнар. Финанс оешмалары гадәти кертемчеләргә караганда лаеклы ялдагы кешеләргә, инвалидларга югары процентлар тәкъдим итәләр. Башта процентларны түлиләр дә, аннары тагын да күбрәк процент белән яңа килешү төзиләр. Шулай итеп, килешүләрне вакыты чыккан саен яңарталар. Ахыр чиктә кеше акчасын ала алмый.

"Ипотека-Инвест" кооперативына карата 2014 елның мартында җинаять эше кузгатылган иде. Зыян күрүчеләрнең акчаларын тапшырган оешмаларга "Акчабызны бирерләр" дип ышануы аркасында мондый җинаять эшләре бик озакка сузыла. Һәр кертемче белән җентекләп тикшерү эшләре алып барыла. Төп максат - зыян күрүчеләрнең барысын да ачыклау, халыкны алдаучы финанс оешмаларының хуҗаларын табып, җаваплылыкка тарту. "Финанс пирамидалары" оештырып халыкны алдау авыр икътисадый җинаятьләрдән санала. Моның өчен җинаятьчеләр ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин. Моннан тыш, халыкка акчаларын кайтару өчен милекләре дә конфискацияләнә.

Микрофинанс үзәкләре бик күп. Аларга каршы әкренләп көрәш башланды инде. Мәсәлән, РФ Думасында закон әзерләнә. Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина халыкны алардан акча алмаска чакыра. "Акчаны дус яисә туганнарыгыздан бурычка алып торыгыз. Мин Чаллы халкы үтенече буенча, микрофинанс учреждениеләренең "аппетиты"н чикли торган закон өчен тавыш бирдем. Әлеге закон банкларга кредит килешүенең төгәл суммасын язуны таләп итә", - ди ул.

Микрофинанс оешмасына акча салыр алдыннан җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә кирәк. Башта Россия Үзәк банкы сайтына кереп, үзегез кызыккан оешма турында мәгълүмат алыгыз. Законсыз эшләүчеләргә юлыксагыз, Үзәк банкның, финанс хезмәтләре кулланучыларның хокукларын саклау хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Кызганычка каршы, Чаллыдагы тиз акча бирә торган компанияләрнең күбесенең хуҗалары Мәскәүдә. Алар белән хокук саклау органнары һәм прокуратура хезмәткәрләре генә көрәшә ала. Тик зыян күрүчеләрнең күбесе аларга мөрәҗәгать итми, акчаны кире кайтару мөмкинлеге бик аз булу сәбәпле, нервларын бозасылары килми. Кагыйдә буларак, законсыз эш алып барган компанияләр клиентлардан акча җыялар да, эшчәнлекләрен туктаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X