Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Акчаны кайтаралар

Балалар бакчасына түләүгә компенсацияләр алу өчен документлар кабул итү башланды. Белгечләр документларны сентябрь уртасына кадәр кабул итәчәк. Татарстанда балалар бакчасына түләүләр өчен ике төрле компенсация бирелә. Беренчесен барлык гаиләләргә дә түлиләр, аның суммасы гаиләдән бакчага йөрүче баланың ничәнче булуына бәйле: беренче балага ата-ана түләвенең 20 проценты, икенчесенә - 40, өченчесенә...

Балалар бакчасына түләүгә компенсацияләр алу өчен документлар кабул итү башланды.

Белгечләр документларны сентябрь уртасына кадәр кабул итәчәк.

Татарстанда балалар бакчасына түләүләр өчен ике төрле компенсация бирелә. Беренчесен барлык гаиләләргә дә түлиләр, аның суммасы гаиләдән бакчага йөрүче баланың ничәнче булуына бәйле: беренче балага ата-ана түләвенең 20 проценты, икенчесенә - 40, өченчесенә 70 проценты кайтарыла.

Икенче, өстәмә компенсация балалар санына гына түгел, гаиләнең кеременә дә бәйле. Гаиләнең кереме һәр кешегә 10 мең сумнан ким, 10 меңнән 15 меңгә кадәр һәм 15 меңнән 20 меңгә кадәр булса, керем күләменә бәйле рәвештә билгеле бер күләмдә компенсация карала. Компенсация алу өчен гаилә әгъзалары рәсми эшкә урнашкан булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X