Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алабугада җыелган Ford Kuga машиналарын кире чакыртып алалар

«Форд Соллерс Холдинг» АҖ Алабугада 2010 елның октябрь ае ахырына кадәр җыелган Ford Kuga машиналарын кире кайтарып ала. Бу барысы - 496 автомобиль. Сәбәбе алгы тәрәзәләрне җылытып юдыручы форсункалардагы җылыту приборын урнаштырганда тыгызлап торучы детальнең дөрес куелмавы.

Шуңа су үтеп кереп форсункалар гадәттән тыш кызып китәргә мөмкин икән. Шушы дефект аркасында форсунканың корпусы эреп, платик рәшәткәләргә дә ут кабарга мөмкин икән. Ford Kuga машиналарын сатып алучыларга завод инде чакырулар җибәргән, җитешсезлеге булмаган автомобилләрнең барысының да тиешле деталләрен бушлай алыштырып бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев