Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Альбина – илебезнең иң ягымлы татар кызы

Күптән түгел илебезнең иң чибәр татар кызлары "Татар кызы-2014" беренче Бөтенроссия матурлык бәйгесенә җыелды. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, монда кызларның матур буй-сыннарына гына түгел, ә милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклап калу, тарихны, телне белү кебек осталыкларына да игътибар бирелде. Татарстан данын Чаллы шәһәрендә туып үскән Альбина Ситдыйкова яклады. Альбина "Татар кызы-2014" матурлык...

Күптән түгел илебезнең иң чибәр татар кызлары "Татар кызы-2014" беренче Бөтенроссия матурлык бәйгесенә җыелды. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, монда кызларның матур буй-сыннарына гына түгел, ә милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклап калу, тарихны, телне белү кебек осталыкларына да игътибар бирелде. Татарстан данын Чаллы шәһәрендә туып үскән Альбина Ситдыйкова яклады.

Альбина "Татар кызы-2014" матурлык бәй­гесе турында интернет аша белә.
- Бу фестиваль минем өчен бик кызыклы кебек тоелды. Мин анда катнашырга булдым, - ди ул.

Альбина моңа ка­дәр дә төрле ярышларда үзен сынарга өлгергән. 2010 елда "Югары уку йорты гүзәле" бәйгесендә "Беренче югары белем гүзәле" дигән исем ала. "Сабантуй гү­зәле-2013"тә беренче урын яулый.

- "Татар кызы" бәйгесе минем өчен соңгы бәйге булмастыр. Ул минем чираттагы тәҗрибәм. Алга таба да тукталырга уйламыйм, яңа үрләр, яңа җиңүләргә омтылачакмын, - дип сөйләде үзе.

Альбина Татарстан исеменнән Мәскәүгә барачак кызларны сайлап алу турында да бик борчылган. Борчылмаслык та түгел бит: бер урынга - 16 кеше. Барлык кызлар да матур, уңган, сөйкемле. Кастингны үтү өчен үзең турында сөйләргә һәм иҗади номер күрсәтергә кирәк булган.

- Үземнең чыгышымнан канәгать калдым. Тик барыбер дулкынландым. Ләкин ике-өч көннән шатлыклы хәбәр алгач, кош тоткандай булдым. Ниһаять, минем тагын бер хыялым тормышка ашты: мин Татарстан исеменнән "Татар кызы" беренче Бөтенроссия матурлык бәйгесендә катнашам.

Бәйгенең финалы Мәс­кәүдә югары дәрәҗәдә уза. Кызлар ике атна буе башкалада яшәп төрле мастер-класслар үтә. Алар белән Татарстанның атказанган педагоглары эшли. Финал өлешендә кызлар милли костюмнар чыгышын күрсәтә, вокал, бию, нәфис сүз осталыгында ярыша.

Альбина "Иң ягымлы кыз" номинациясендә җиңә.

Башка сынаулар белән рәттән кызларга татар телен белү таләбе дә куел­ган инде. Альбина исә татар телен бик яхшы белә. Кечкенәдән аларның гаи­ләләрендә татар теленә ихтирам зур булган.

- Минем әти-әнием дә, әби-бабам да чеп-чи татар кешеләре. Гаиләдә без гел татарча гына сөйләшәбез. Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясен тәмамладым. Анда бөтен фәннәр дә гел татар телендә барды. Татар мохитендә үсүем, татар булуым белән мин бик горурланам, - ди Альбина.

Бүген Альбина югары уку йортының менедж­мент һәм инглиз телләре бүлеген тәмамлап, кунакханә бизнесында эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X