Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Автобуслар алырга – субсидия

Татарстанда сигез муниципаль берәмлек арасында метан белән эшли торган автобус һәм торак-коммуналь хуҗалык өчен техника алу өчен федераль субсидия бүленде. Чаллы шәһәре 59 техникага гариза бирде. Субсидия бирү программасы 2013 елда эшли башлады. Ул елны шәһәр газ ягулыгына эшли торган 80нән артык автобус алган иде. Быел Татарстанга федераль бюджеттан 764,36...

Татарстанда сигез муниципаль берәмлек арасында метан белән эшли торган автобус һәм торак-коммуналь хуҗалык өчен техника алу өчен федераль субсидия бүленде. Чаллы шәһәре 59 техникага гариза бирде.

Субсидия бирү программасы 2013 елда эшли башлады. Ул елны шәһәр газ ягулыгына эшли торган 80нән артык автобус алган иде. Быел Татарстанга федераль бюджеттан 764,36 миллион сум субсидия бүленә. Бу Россиянең 29 төбәге арасында иң күп сумма. Акчалар чыгымнарны субъект бюджетыннан өстәмә финанслау шартларында бирелә. Татарстан бюджетыннан бу максатлар өчен 111,7 миллион сум акча бүленде, бу техника бәясенең 5%ын тәшкил итә. Шулай итеп, кулланучы техниканы 39% ташлама белән ала.

Чаллы пассажирлар йөртүчесе Илдар Фәхразиев ("Альтекс" компаниясе) узган ел бу программа буенча 10 "НефАЗ" алды, быел тагын 5 автобуска гариза бирде. "НефАЗ"ның база бәясе - 5, 7 миллион сум, әмма субсидия нәтиҗәсендә ул арзанга төшә. Илдар Фәхразиев әйтүенчә, техника алу өчен "КАМАЗ-Лизинг" белән сөйләшүләр алып барыла, тиздән килешү төзелә. Шәһәргә автобуслар һәм торак-коммуналь хуҗалык өчен махсус техника язга гына кайтыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев