Автобуслар саны кими
Тукталышта автобус көтеп басып торудан да михнәтле эш юк кайчак. Бигрәк тә урамда әче җил, күз ачкычсыз буран яисә төкерсәң, төкерегең очып барган халәттә катып кала торган салкын көн булса. Андый чакларны тагын да озаграк килми интектерә әле ул. Ватылып калган, бәрелгән, сүнгән, шартлаган һәм башка йөз төрле сәбәпләр аркасында...
Чаллыда автобуслар санын киметәләр... Әлеге яңалыкны ишеткәч тә туган беренче фикер: булдыралар ичмасам, күптән вакыт. Нәрсәгә ул шулхәтле автобус? Ярты сәгатьләп кенә көтәбез. Бигрәк тиз килеп җитә болар дип эч поша иде. Ниһаять, иркен җәелеп бер сәгатьләп көтеп утара алачакбыз: сөенеч эчкә сыймый.
Хәзер төгәл саннарга күчик - автокала юлларыннан 200 автобусны алырга җыеналар. «Микро»лары турында бара сүз, зурларына тимиләр, кызыл автобуслар калачак. Моның максаты да шул, булса кирәк. Чаллы пассажирларын кечкенә автобуслардан олыларына күчереп утырту.
Пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче оешма җитәкчесе Николай Тятюшкин сүзләренә караганда, монда аларның катнашы юк, алар шәһәр хәкимиятеннән килгән күрсәтмәне үтәргә мәҗбүрләр.
- Без башкарма комитеттан килгән хатны алдык. Петербургтан килгән белгечләр тикшерү уздырганнар. Маршрутларны шул нәтиҗәләргә карап төзелгән килешү нигезендә үзгәртергә тырышачакбыз, - дип сөйли Николай Тятушкин.
Әйе, автобуслар санын киметү карары күктән алынмаган. Барысы да дәлилләнгән, расланган, исбатланган. Ә ул дәлилләргә ышанмыйча ярамый. Чөнки Үзәктән үк килеп ялгыш нәтиҗәләр чыгармаслар.
Җәмәгать транспортлары системасындагы үзгәрешләр кем өчен файдалы? Зур автобуслар өчен дип фаразларга нигез бар.
Алар асылда буш йөриләр. Кешенең эшкә барган, эштән кайткан иртәнге һәм кичке вакытларны санамаганда. Зур автобусларны ничек тутырырга? Билгеле ки, кечкенәләрен киметеп.
Элек бит ничек булган? Бөтен кеше дә чабата үреп кигән. Кимәс иде, бүтәне юк. Бөтен кеше дә бер үк төрле ярма ашаган. Ашамас иде, башкасын таба алмаганнар. Монда да шуның кебек: Ходай кушып, зур автобуслар да тулып йөри башларлар...
Шәһәр халкына зур автобусларны озак көтәргә туры килмәсме соң? Зур «кызыл" автобуслар - «Электротранспорт» муниципаль унитар предприятиесенеке. Оешма белгечләре автобуслар саны һәм ничә пассажирга хезмәт күрсәтергә әзер булулары турындагы мәгълүмәтне башкарма комитетка тапшырыган инде.
Халык үзе ни уйлый? Аларга микроавтобусларда утырып йөрү җайлыракмы? Яисә зур автобусларны өстенрәк күрәләрме? Кемдер: «Утырмыйм мин ул «кызыл автобус»ларга, алар озак йөриләр», - ди. Кемдер: "Микроавтобусларда йөрерлек түгел, шыгрым тулы булалар, бөкрәеп консерв банкасында кебек эшкә барабыз, зур автобусларда күпкә уңайлырак», - ди. Фикерләр төрле. Өлкән яшьтәгеләр зур автобусларны, трамвайларны сайлый - аларның ашыгыр җире юк. Яшьләрнең исә һәр мизгеле, һәр минуты исәптә, тизлекләр югары. Шуңа күрә аларның күңеленә Пассажирлар ташу оешмасының кече автобуслары күбрәк хуш килә.
Шулай ук заводларга эшкә баручылар арасында да микроавтобусларга утырып баручылар шактый. Эшкә барган, эштән кайткан вакытларда маршрутканың килү вакыты - өч минут. Бу маршруттагы автобуслар саны 10 га кимегәч (ким дигәндә!), әлеге вакыт аралыгы 7 минутка артачак. Барлык маршрутлар белән дә шундый ук хәл күзәтеләчәк дип фаразлана. Мантыйк буенча, "микро"лар саны кимегәч, пассажирлар автобус килгәнен озак көтмәсеннәр өчен, зурларының санын арттыру дөрес булыр кебек. Тик мондый очракта башка мантыйк югалачак. Максат бит - автобусларны тутыру. Ә интерваллар мәсьәләсен хәл итү түгел. Моңа әле тагын 100 автобусның шәһәр эче маршрутларыннан алынганнан соң, 200 йөртүченең эшсез калу бәласе дә өстәлә.
Микроавтобуслар «хуҗасы" Николай Тятюшкин сөйләгәннәрдән дә моңа карата тискәре караш чалымнарын абайлау әллә ни кыенлык тудырмый:
- Әлегә без ул йөртүчеләрне чиратлап чыгарачакбыз... Безнең илдә шулай бит инде, булганны вата беләбез. Аннары кире төзи генә алмыйбыз... Интерваллар мәсәләсен хәл итә алырбызмы? Шәһәр халкы зарланмасмы? Петербургтан килгән белгечләр шундый нәтиҗә чыгаргач, бәлкем, хәл дә итә алырбыз. Димәк, алга таба эшчеләрне эшеннән кыскарта башалячакбыз дигән сүз... - ди.
Кайбер белгечләр, шәһәр транспорт системасындагы үзгәрешләрнең башы гына әле бу, дип тә ассызыклыйлар. Шәһәр муниципаль унаитар предприятиеләре булганда, шәхси эшмәкәрләрнең кирәге юк дигән фикерләр яңгырый. Шуңа күрә, якын киләчәктә микроавтобуслар автокала урамнарыннан бөтенләй югалмагае. Мисал эзләп ерак барасы юк - кайчандыр микроавтобуслар белән гөжләп торган башкалада инде ничә ел фәкать кызыл автобуслар гына «хәкимлек итә". Халык канәгать. Ә менә Чаллыда ничегрәк булыр? Монысын вакыт күрсәтәчәк...
Райнур Әгъләметдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев