Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Автовокзал яңартылачак

Чаллы автовокзалын зурайтырга һәм яңартырга планлаштыралар. Төзекләндерү эшләре барышында фасадның төсе үзгәрәчәк, көтү залы киңәйтеләчәк һәм территория тәртипкә китереләчәк. - Халыктан зал кечкенә дигән шикаятьләр еш кергәч, без аны зурайтырга булдык, - ди автовокзал җитәкчелеге. Бүгенге көндә эскиз проекты буенча эшләр тәмамлану алдында. Көтү залын 3-4 мәртәбә зурайтып, 100 квадрат...

Проект башкарма комитетка җибәрелә. Барысы да уңышлы булса, ел ахырына автовокзал төзекләнәчәк.

Моннан тыш, фасадның төсләр гаммасы да шәһәрнең архитектура һәм торак үсеше идарәсе белән килешенеп эшләнә. Вокзал җитәкчелеге фасадны тимер юл вокзалы белән бер төсле итәргә тели. Документ, килешү эшләре бетсә, фасадны бер ай эчендә яңартып булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев