Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл печәнгә төште

Шушы көннәрдә без Тукай районы Яңа поселогы территориясендә урнашкан «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов белән күрешеп, үләннәрнең быелгы торышы, терлек азыгы туплауга әзерлек турында сөйләшеп кайттык.

Кояшлы, эссе җәйге көннәр җитте. Авыл халкының мәшәкате тагын да артты. Сараенда терлеге булганнар тулы куәтенә печән әзерләргә кереште, бакчасында бәрәңге үстерүчеләр чүп утый, төпләрен өя, корткычлар белән көрәшә, Тиздән, кызыктырып, җиләк-җимешләр дә өлгерә башлар. Каен җиләге, җир җиләге җыярга да вакыт килеп җитәр.  
Шулай да әлеге эшләр арасында иң мәшәкатьлесе – печән әзерләүдер, мөгаен. Терлегенә җитәрлек күләмдә печән туплап бетергәнче авыл кешесенең күңеле бер дә тыныч булмый. Бу көннәрдә, гадәттә, авылда үзенә генә хас хуш ис тарала, башка вакытларда урамда ара-тирә генә күренгәләгән транспорт чаралары да тыз-быз чабыша башлый. Әти--әниләренә, әби-бабайларына булышырга дип шәһәрдән балалар, оныклар кайта. Нинди матур, искиткеч чор бу! 

Шушы көннәрдә без Тукай районы Яңа поселогы территориясендә урнашкан «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов белән күрешеп, үләннәрнең быелгы торышы, терлек азыгы туплауга әзерлек турында сөйләшеп кайттык.

– 2022 елны начар килде дип әйтеп булмый. Билгеле, май аенда коеп яуган яңгырлар бераз кыенлыклар тудырды, язгы кыр эшләренә ике атна соңарып чыктык. Шөкер, чәчкән культураларыбыз яхшы гына шытып чыкты. Безнең бүген ел буена гына түгел, ел ярымлык итеп азык әзерләп куярга мөмкинлекләребез бар.

«Гигант» хуҗалыгында барысы 3615 гектар җир бар. Барлык мәйданны да эшкәртеп чәчтек. Шуның 1000 гектарында – күпьеллык үләннәр. Бер өлеше сенажга, бер өлеше печәнгә файдаланыла.

Бүгеннән печән һәм сенаж әзерләүгә керештек. Печән чабуда «Макдон» агрегатлары белән эшлибез. Быел гына әле пресслаучы махсус ике агрегат алдык. Аларсыз да булмый. Иң мөһиме – көннәр ачылып китте. Үләннәр әйбәт. Хәзер менә шушы матур вакытларны нәтиҗәле файдаланып калырга кирәк: яхшы сыйфатлы печән һәм сенаж әзерләп калырга тырышабыз, – дип сөйләде безгә Риф Хәнифович.

– Салам һәм фураж культуралары да бик кирәк. Без басуларны гербицидлар белән тукландырабыз. Әле урып-җыю вакытына бер яңа комбайн – «Акрос-585» кайтырга тиеш. Гомумән, быел яңа техникага 50 млн сум акча сарыф иттек. Без яңа азык үзәге дә төзегән идек. Азыкның әлеге үзәк аша үтүе сөтне узган елга караганда 30-32 процентка күбрәк саварга мөмкинлек бирде. Бу безнең өчен искиткеч зур күрсәткеч. Бер тиен кредит алмыйча, үзебезнең керем белән генә яшибез. Шөкер, техника алырга да мөмкинлекләребез бар. Бер комбайн бәясе генә дә 17 млн сум бит! Аның 30 процентын дәүләт түләсә, калган сумма үз хисабыбыздан. Киләчәктә дә дәүләттән субсидия алып, махсус программаларда катнашып, уңышлы гына эшчәнлек алып барырга исәп, – дип сөйли тәҗрибәле җитәкче. 

«Гигант» – Тукай районында иң көчле хуҗалыкларның берсе

Хуҗалыкта эшче кадрларга кытлык юк, араларында укуларын күптән түгел тәмамлап кайткан яшь белгечләр дә бар. «Гигант» – Тукай районында иң зур һәм иң көчле хуҗалыкларның берсе. Игенчелек тармагы да, терлекчелек тә киң җәелгән, димәк, эш тә җитәрлек. Гигантлылар һәр елны үз алларына куелган планны үтәп килә. 

– Һәр елдагыча, бу җәйдә дә фермаларны ремонтлау белән шөгыльләнәбез. Мондый эшләр, әлбәттә, зур чыгымнар сорый. Үз продукциябезне сатудан алынган керем белән финанс хәленнән уңышлы гына чыгарбыз дим, кредитлар алу турында уйламыйбыз.

Бөртекле культураларның гектарыннан уртача 40 центнердан да ким булмаган уңыш алырбыз дип уйлыйм. Шулай ук 7500-8000 тонна бодай җыеп алырга исәп. Сөткә килгәндә, бүген көн саен уртача 15 тонна сөт савабыз. Хуҗалыкта барысы 2000 баштан артык терлек бар, шуларның 660ы савым сыерлар. Ә көзгә күрсәткечләрне тагын да күтәрергә – тулаем сөт күләмен 17 тоннага җиткерергә исәп. Шөкер, заманча техника белән эшлибез, паркны ел саен яңартабыз. Сигез комбайныбыз бар, шуның бишесе күпфункцияле «Акрос»лар. Азык-төлек культураларын әзерләү өчен ике «Макдон» (уру өчен), бер «Ягуар» (яшел масса ясар өчен), шулай ук бер «Дон-680» комбайны (яшел масса әзерләү өчен) эшли. Печән пресслау өчен дә биш техника бар. Барысы да кырларга чыгарга әзер, – дип дәвам итә Риф Хәнифович. 

Хуҗалыкның уңышлары турында сөйләгәндә беркайчан да механизаторларның хезмәтенә кагылмый калмый Риф Хәнифович. Беренче урынга һәрвакыт кешеләрне куя. Техника төзек, яхшылап буялган, механизаторлар үз бурычларын яхшы аңлыйлар. Көннәр шулай аяз торганда терлек азыгын витаминнарын югалтмыйча, мул итеп әзерләү мөмкинлеге дә бар.

– Без 1000 тонна печән, 8000 тонна сенаж әзерләргә планлаштырабыз. Печәнне исә рулонлап куябыз. Теләге булганнарга сатып та җибәрәбез. Бәясе төрле ел да төрлечә. Быел поселок халкына бер рулонны 400 сумнан сатарга ният бар. Читтән килүчеләргә 700 сумнан сатарга исәп тотабыз, – ди җитәкче.  

Эшләгән кешегә бар уңайлыклар булдырылган 

«Гигант» хуҗалыгында кешеләр бик теләп эшлиләр. Аларга хезмәт хакын да шәһәрнекеннән бер дә ким түләмибез, дип белдерә Риф Хәнифович: 

– Ай саен эшчеләребез уртача 30-40 мең сумлап акча алып баралар. Моннан тыш, 10 ел дәвамында ирле-хатынлы хуҗалыкта эшләргә риза булучыларга өй салып бирәбез. Алар шунда яшиләр һәм 10 ел үткәч әлеге йорт үзләренә кала. Быел менә шундый дүрт йорт салу планы бар. Әйтергә кирәк, без элек мондый йортларны үзебезнең хисапка төзи идек. Соңгы елда исә республика программасында катнашабыз, – ди ул. 

– Җитәкчебез бик яхшы, Аллага шөкер. Мин үзем хуҗалыкта 35 ел сыер савучы булып эшләдем. Эшебез әйбәт булды, хезмәт хакын биргәндә дә кыерсытмадылар. Көненә 30лап сыерлар сава торган идек. Хәзер исә барысы да автоматлаштырылган, эшләве дә рәхәт, уңайлы да, – дип сөйләде безгә Рәмзия апа Хәсәнова. 

Соңыннан исә без Риф Хәнифович белән кырлар буенча әйләндек, ул мине печән чабуда катнашкан кыр кораблары, аның тырыш хезмәтчәннәре белән таныштырды. 

– Илдус Муллаянов бригадир булып эшли бездә. Бик тырыш егет, үз эшенең остасы. 33 ел буе хуҗалыкта ул, – дип таныштыра җитәкче. 

– Иртәнге 5ләрдә үк кырларга чыгабыз. Хәзер безнең кызу вакыт. Печәннең беренче катын чабып чыгып, икенче катка да төшәсе бар бит. Мондый чорда караңгы төшкәнчегә кадәр кырда без. Ике тапкыр кайнар ризык алып киләләр, вакытында хезмәт хакын түлиләр. Бик канәгатьмен, – ди, сүзгә кушылып, 20 елга якын механизатор булып эшләүче Рәсим Батталов. 

– Миңа хәзер 74 яшь инде. Алай да эшләп йөрим әле. Тормыш иптәшем дә сөенә, ул үзе дә бик актив әбекәй минем. Үземә дә эшем картаерга ирек бирми. Хәрәкәттә бәрәкәт бит! – дип шат елмаю белән сөйли Таһир абый Солтанов.   

Көзгә амбарлар тулсын өчен бүген тырышырга кирәк шул. Моны бик яхшы аңлыйлар «Гигант» хуҗалыгының намуслы хезмәтчәннәре. Аннары бит кешене кимсетмичә, җикеренмичә, ә аны кешегә санап, хөрмәтләп, үсендереп эшләтә белү – тәҗрибәле җитәкченең көче, сәләте, булдыклылыгы.

Гөлия Ибатуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация