Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ай саен — ун мең сум. Кемнәр алачак?

Бер җирдә дә эшләмичә, инвалидларны гына караган кешеләргә ай саен 10 мең сум күләмендә пособие түләргә тәкъдим ителгән.

Әлеге закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Бу хакта үзенең социаль челтәрендә документ авторларының берсе, Думаның хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты рәисе Ярослав Нилов сөйләгән. Закон проекты авторлары арасында шулай ук Дәүләт Думасы вице-спикеры Игорь Лебедев, депутатлар Дмитрий Свищев, Никита Березин һәм сенатор Сергей Леонов бар.

«Инвалид балалар тәрбияләүчеләргә, кече яшьтән инвалид калган һәм I төркем инвалидларны караучыларга айлык түләүләр турында» Федераль закон проекты нигезендә инвалидларны караучы, әмма бер кайда да эшләмәүче кешеләргә айлык пособие алу хокукын күздә тота. Түләү күләмен әле аена 10 мең куеп, район коэффициентына карап, ел саен индексацияләнүе күз алдында тора. Тәрбиягә алучы ата-анага (уллыкка яки кызлыкка алучыга) яки опекунга (попечительгә) 10 000 сум күләмендә пособие билгеләнә, ул киләсе елның 1 февраленнән башлап, ел саен индексацияләнергә тиеш. Индексация коэффициенты РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә», — диелә документта.

Акчаны федераль бюджеттан алырга тәкъдим ителә. Закон 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керер дип көтелә.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X