Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Бакча-2020" - Бакчачылар бәйрәм итте

5 сентябрь көнне "Казан" агросәнәгать паркы территориясендә Бакчачылар көне уңаеннан ярминкә узды.

Чаллы, Тукай, Түбән Кама, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм башка районнарның бакчачылык ширкәтләре җиләк-җимеш, яшелчәләрдән бай күргәзмәләр, мастер-класслар оештырган иде. 

 

Шунда ук чәчәк, җиләк-җимеш агачлары үсентеләре сатылды. кунаклар өчен самавыр кайнап торды, табада коймаклар чыжылдады. Яшелчә һәм җиләк-җимеш сокларын да тәкъдим иттеләр. Бәйрәм җыр-биюдән башка узмый, үзешчән артистлар концерт номерлары да әзерләп килгән иде.
Бәйрәмгә килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында быел бакчачылыкның аеруча актуаль булуын билгеләп үтте.
- Пандемия шартларында халыкка каядыр барырга, нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк иде. Һәм шунда бакчалар үзләренең мөһимлеген раслады. Бакчасы булган кеше табигый чиста продукт белән туклана, кышка запас әзерли. Без исә алга таба да ярдәм итәчәкбез, - дип, ул бакчачыларга яхшы кәеф һәм уңышлар теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация