Бакчага йөрү кыйммәтләнә
Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгына соңгы вакытта бик күп әти-әниләр балалар бакчаларына түләүләрнең артуына бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Чыннан да, бакча тәрбиясе яңа елдан нинди суммага төшәчәк? Бу нисбәттән, ведомствоның матбугат хезмәте түбәндәгеләрне хәбәр итә: 2016 елның 1 гыйнварыннан республикадагы бакчаларга 1 баланы йөртү бәясе уртача 8%ка кыйммәтләнергә, ягъни...
Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгына соңгы вакытта бик күп әти-әниләр балалар бакчаларына түләүләрнең артуына бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Чыннан да, бакча тәрбиясе яңа елдан нинди суммага төшәчәк? Бу нисбәттән, ведомствоның матбугат хезмәте түбәндәгеләрне хәбәр итә: 2016 елның 1 гыйнварыннан республикадагы бакчаларга 1 баланы йөртү бәясе уртача 8%ка кыйммәтләнергә, ягъни 270 сумга күтәрелергә мөмкин. Әлеге үзгәрешне бакча чыгымнарының артуы белән аңлата белгечләр. Ә соңгысы азык-төлеккә бәяләр күтәрелү, бакчалардагы персоналның хезмәт хаклары арту белән бәйле, дип ассызыклана.
Министрлыкта әйтүләренчә, баланы бакчада тәрбияләүгә сарыф ителгән чыгымнарның 70 процентын болай да бюджет түли. Ә тулы сумма аена якынча 8 мең сумга җыела. Бәяләрнең артуы яки кимүе баланың кайсы типтагы бакчага йөрүенә дә бәйле. Әйтик, балаларны тәрбия кылу вакыты 10,5 сәгать тәшкил иткән гомумтәрбия бирүче бакчага бер баланы йөрткән өчен түләү аена 2563 сум тәшкил итә. 2016 елның 1 гыйнварыннан әлеге сумма 207 сумга арта һәм 2770 сум тәшкил итәр, дип көтелә.
Ведомство шулай ук барлык ташламаларның һәм компенсация түләүләренең саклануы хакында искәртә.
Әйтик, беренче балага - бакча өчен уртача түләүнең 20%ы, икенчесенә - 50%ы, өченче һәм аннан соңгы балаларга 70% күләмендә ташламалар каралган. Әлеге компенсацияләр, әти-әнинең кереме нинди булуга карамастан, бөтен гаиләләргә дә түләнә.
Ә муниципаль дәрәҗәдә билгеләнгән компенсацияне һәр гаилә әгъзасының кереме 20 мең сумнан ким булган барлык гаиләләр дә алырга хокуклы. Бу нисбәттән, исәп-хисап һәр кешегә, кеременә карап, төрлечә ясала. Әйтик, 10 000 сумга җитмәгәндә - бер төрле, 10 000 сумнан 15 000 сумга кадәр - икенче, 15 000 сумнан 20 000 сумга кадәр - өченче төрле. Керем кимрәк булган саен, компенсация күләме дә арта.
Инде төгәлрәк итеп аңлатканда, һәр гаилә әгъзасының кереме 10 000 сумнан артмаган очракта, тәрбия кылу вакыты 10,5 сәгать тәшкил иткән гомумтәрбия бирүче бакчага беренче баласын йөрткән өчен әти-әни түләгән 2770 сум акчаның 279 сумы кабат үзләренә кайта. Өстәвенә, 829 сум күләмендәге республика компенсациясе дә түләнә. Шулай итеп, гаилә кесәсенә 1108 сум кире кайта. Бер баланы бакчага йөрткән өчен гаилә җәмгысе 1662 сум түли булып чыга.
Инде күп балалы гаиләләр хакында да берничә сүз. Алар бер балага түләнә торган гомуми сумманың 50%ын гына түли һәм компенсацияләр алу хокукына да ия.
Инвалид балалар, туберкулез белән авыручылар, ятимнәр һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калганнарны бакчага йөртү бушлай.
Массакүләм мәгълүмат чараларында нәшер ителгән әлеге яңалыкка карата халыкның фикере төрле. Каршылыклылары да җитәрлек. Һәр тарафта артып торган бәяләр фонында хезмәт хаклары бер генә сумга да артмаган уртача керемле гаиләләрнең борчуын кем аңлар, зарын кем тыңлар икән соң? Халыктан фикерләр көтәбез.
Рәзинә Насыйбуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев