Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Банк кредитлары бурычсызлар өчен генә...

Тиздән банклар бурычлы кешеләргә кредитлар бирми башлаячак. 1 марттан башлап Россиядә яңа закон гамәлгә керде. Бу закон нигезендә хәзер халык кредит алу өчен торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре һәм элемтә чаралары өчен, ЮХИДИ штрафлары һәм алимент акчаларын вакытында түләргә тиеш булачак. Билгеле булганча, узган елның җәендә Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары "Кредит тарихлары"...

Тиздән банклар бурычлы кешеләргә кредитлар бирми башлаячак. 1 марттан башлап Россиядә яңа закон гамәлгә керде. Бу закон нигезендә хәзер халык кредит алу өчен торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре һәм элемтә чаралары өчен, ЮХИДИ штрафлары һәм алимент акчаларын вакытында түләргә тиеш булачак.


Билгеле булганча, узган елның җәендә Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары "Кредит тарихлары" турындагы законына үзгәрешләр кертте. Нәтиҗәдә, агымдагы елның 1 мартыннан башлап халыкның һәр түләнмәгән бурычы аның кредит тарихына беркетелеп барачак. Бурычның төре исә мөһим түгел. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өченме, элемтә чаралары, алимент түләүләре яки инде ЮХИДИ штрафларымы - боларның берсе дә игътибардан читтә калмаячак. Әлеге бурычлар банктан акча алырга уйлаган халык өчен киртәгә әверелергә мөмкин, дип кисәтә белгечләр.

Барлык бурычны - ун көндә...

Әлбәттә, "фатир өчен" нибары бер ай дәвамында түләмәгән татарстанлыларга борчылыр урын юк - бер-ике айлык бурыч кредит бирмәүгә сәбәп була алмый. Биредә сүз суд тарафыннан расланган карарлар турында бара. Хәер, бу очракта да әлеге мәсьәләдән чыгу юлы бар. Әгәр бурычлы кеше бурычын ун көн эчендә тулысынча каплый алса, аның кредит тарихына зыян килмәячәк. Әгәр дә инде мәсьәлә вакытында хәл ителмәсә, кредитлар белән бәйле проблема килеп чыгуын көт тә тор.

Яңа закон нигезендә, бурыч түләмәүче белән "эшли торган" теләсә-кайсы оешма бурычлар турындагы мәгълүматны кредит тарихлары бюросына җибәрү хокукына ия. Бу гамәлне башкару өчен әҗәтле кешедән рөхсәт сорау да кирәк түгел, хәтта (элегрәк исә алар бу турыда банкларга хәбәр бирү өчен бурычлы кешеләрдән язма рөхсәт алырга тиеш иде).

Хәзер исә, киресенчә, оешмалар тарафыннан кредит органнарына бурычлы кеше турында хәбәр юлланганнан соң, алар бу затка махсус хәбәр җибәрергә мәҗбүр булачак. Моның өчен оешмаларга 14 көн вакыт бирелә. Әгәр дә инде алар бурычлы кешегә вакытында хәбәр бирмиләр икән, административ җаваплылыкка тартылачаклар. Бу очракта рәсми затларга - 2-5 мең сум, юридик затларга 30-50 мең сум күләмендә штраф салыначак.

Әҗәтле кешеләр белән эшләү отышлы түгел

Шуңа күрә татарстанлыларга штрафларын вакытында түләү турында хәзердән үк уйлый башларга кирәк. Ник дигәндә, соңгы елларда банклар кредит бирү-бирмәү карарын кабул иткән вакытта кредит тарихларына аеруча зур игътибар бирә башлаган. Илдәге катлаулы финанс-икътисади вәзгыять чорында исә бу пунктка тагын да ныграк игътибар итәчәкләр, дип ассызыклый белгечләр.

- Кредит тарихына зыян китерү, гомумән, ярамый торган хәл. Теләсә-кайсы кеше акча сорап кайчан да булса банкка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Өстәвенә, соңгы айларда без бу пунктка игътибар бирә башладык. Бурычлы кешеләр белән эш итү кризис чорында банклар өчен отышлы түгел, - дип сөйләде безгә Казан банкларының берсендә кредитлар бирү бүлегендә эшләүче Вероника Галиева (билгеле бер сәбәпләр нигезендә исем-фамилиясе үзгәртелде).

ТКХ буенча бурыч - 4 миллиард сум

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, кагыйдә буларак, бурычын түләмәүчеләрнең күбесе - акчасыз кешеләр. Шуңа күрә аларның өстәмә акча артыннын банкка киләчәге икеле. Хәер, араларында әлеге бурычлары турында чын мәгънәсендә онытып җибәргән кешеләр дә очрый, ди. Андый чакта әлеге яңа закон яхшы гына нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип ассызыклый белгечләр. Мәсәлән, хәзерге вакытта Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләмәүчеләр саны барча халыкның нибары 5 процентын тәшкил итә. Аларның өчтән бере - җитеш тормышта яшәүче кешеләр.

Татарстанда исә торак-коммуналь хуҗалык хезмәте өчен бурыч күләме 4 миллиард сумга җиткән. Бу күрсәткеч 2013 ел белән чагыштырганда әллә ни үзгәрмәгән. Ул елны халыкның идарәче компанияләргә булган әҗәте 3,8 милилард сум тәшкил иткән.

- Халык арасында бурычлылар саны арту икътисади күрсәткечләргә генә бәйле дип әйтү дөреслеккә туры килми. Беренче чиратта, бу тиешле органнарның нәтиҗәсез эшчәнлеге белән дә бәйле, - дип ассызыклыйлар Татарстан прокуратурасында.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев