Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Башкарылган эшләр җитәрлек, алда тагын да җитди бурычлар

    Сессиядә катнашкан ТР Премьер-министры Алексей Песошин Чаллының күп күрсәткечләр буенча үсештә булуын ассызыклады. "Шәһәр торак төзелеше буенча икенче, үзендә җитештерелгән товар сату буенча 4нче урында. Чаллы – машина төзелеше буенча эре сәнәгать шәһәре”, - диде.

    • Шәһәр советының 2019 елдагы эшчәнлеккә хисап ясау сессиясенә килүчеләрне балалар һәм яшьләр үзәге янындагы техника күргәзмәсе каршы алды. “Русак” компаниясе махсус операцияләр өчен ясалган карда һәм сазлыкта йөри торган машина тәкъдим итте. Чаллы табиблары исә хәрәкәттәге мамография һәм флюорография бүлмәсен күрсәттеләр. “Мамография” медицина комплексы ел саен 10 мең хатын-кызны тикшерергә мөмкинлек бирә. Автомобиль “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында 2012 елда алынган. Узган елда әлеге комплекс 35 хатын-кызда яман шешне, 2000 кешедә яңа шешне ачыкларга мөмкинлек биргән. Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән Ford автомобильләре дә халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттырырга булыша. “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә җитештерелгән КАМАЗ-54901 автомобильләре дә бирегә килүчеләрдә кызыксыну уятты. Март аенда аларны серияләп чыгара башлыйлар. 
      Сессия алдыннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышы ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” медальләрен тапшырды. Барлыгы 11 сугыш ветераны һәм камалышта калган Ленинградта яшәүче бер хатын-кыз юбилей медале белән бүләкләнде. Алексей Песошин ветераннарга күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. “Сез дөньяны көрән чумадан коткардыгыз. Безнең бурыч - берәүнең дә тарихны яңадан язарга теләге тумасын иде. Сез - җиңүчеләр! Без һәрвакыт сезгә тигезләшәбез”, - дип ул бүләкләнүчеләргә ныклы сәламәтлек теләде. 
      Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, үз чиратында, 2020 елны, Җиңүнең 75 еллыгы булганга, үзенчәлекле ел дип атады. Ул 
      “Хөрмәтле ветераннар, сезнең барыгызның да тормыш юлы төрле, әмма яшь чакта сезне уртак бәла - Бөек Ватан сугышы берләштерде. Сезнең буын кешеләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы нәтиҗәсендә без бүген ирекле илдә яшибез,- дип бүләкләнүчеләргә рәхмәт хисләрен җиткерде. 
      Сессиядә Чаллының 2019 елдагы социаль-икътисадый үсеше турында шәһәр хакиме Наил Мәһдиев чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, соңгы 5 елда инвестицияләрнең үсеше күзәтелә. ТОСЭР резидентлары барлык бюджетларга салымны 3 тапкыр күбрәк түләгәннәр. Алар тарафыннан шәһәр икътисадына 15 млрд 600 млн сум инвестиция җәлеп ителгән, 5 мең 600 яңа эш урыны булдырылган. Шәһәр казнасына 137 млн сум салым кергән. 
      2019 елда шәһәрдә 59 км дан артык юл тәртипкә китерелгән. Автостанциядә җир асты кичүе төзү нәтиҗәсендә шәһәрдә транспорт һәлакәтләре 11%ка кимегән. 
      Гомумән алганда сәнәгать, торак төзелеше, азык-төлек товарлары җитештерүчеләр узган елда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. 
      Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Чаллыга даими ярдәм иткән өчен Татарстан Президентына, хөкүмәткә рәхмәт белдерде. Киләчәктә дә социаль мәсьәләләрне хәл итүдә булышуларын сорады. 
      Сессиядә ТР Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов “НефАЗ”ларны маршрутлардан алу мәсьләсен күтәрде. “Шәһәр һәм автогигант җитәкчеләре сөйләшеп, килешеп, халыкны автобуслар белән тәэмин итсеннәр иде”, - диде ул. 
      Шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюпова – татарча чыгыш ясаучы бердәнбер депутат булды. Ул мәктәпләр, балалар бакчалары төзелеше өчен җитәкчеләргә рәхмәт әйтте. Татар зыялыларын туган телебезне сакларга, якларга чакырды. “Әгәр болай барса, 2022нче елда 3 тел: кытай, инглиз, испан теле генә калырга мөмкин. 75 ел элек Бөек Ватан сугышында җиңеп бабаларыбыздан мирас булып калган туган тел, гореф-гадәтләребезне саклау – татар зыялыларының бурычы”, - диде ул. 
      Сессиядә катнашкан ТР Премьер-министры Алексей Песошин Чаллының күп күрсәткечләр буенча үсештә булуын ассызыклады. "Шәһәр торак төзелеше буенча икенче, үзендә җитештерелгән товар сату буенча 4нче урында. Чаллы – машина төзелеше буенча эре сәнәгать шәһәре”, - диде. Ул торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты бурычларын үтәү өчен, Татарстанда зурлыгы буенча икенче шәһәргә торак төзелешен елына 350 мең квадрат метрга җиткерергә кирәклеген әйтте. Республика хакимияте инфраструктура үсеше, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелешенә ярдәм итәчәк дип ышандырды. "Республика дәрәҗәсендә территорияләрне комплекслы төзүгә, инженерлык инфраструктурасы, юллар, балалар бакчалары,мәктәпләр төзүгә һәртөрле ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде”, - диде Татарстан Премьер-министры. 

    • Хөкүмәт җитәкчесе үз чыгышында Татарстанның Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән 48 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашуын искәртте. Аларны тормышка ашыру максатыннан республикада 2019 елда 341 социаль һәм инфраструктура объектын төзелгән һәм ремонтланган. 

    • Республика хөкүмәте башлыгы соңгы елларда Татарстанда җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча зур эш башкарылуын, Чаллыда 1,8 млрд сумлык 13 шәһәр мохите объекты булдырылуын да уңай бәяләде. 
      КПРФның Татарстан фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимовның республика җитәкчелегеннән Чаллыда җәмәгать транспортын оештыру мәсьәләсе белән шөгыльләнүен соравына җавап итеп: “Шәһәрдә мондый проблема юк. Трибунадан чыгыш ясаганчы, сезгә детальләргә генә игътибар итәргә кирәк иде. Транспорт белән тәэмин итү муниципаль хакимиятнең өстенлекле мәсьәләсе булып тора. Зур автобусларның юлларга кабат кайтуына килгәндә исә, бу ике хуҗалык итүче субъект арасындагы бәхәс, ул хокук кырында хәл ителә”, -диде. Аның фикеренчә, Чаллыда җәмәгать транспортын оештыру өлкәсендә төгәл эш планы эшләнгән. Хакимият 90 көн дәвамында пассажирлар йөртүгә яңа тендер уздырачак һәм элек зур автобуслар йөргән алты маршрутта эшләячәк компанияләрне билгеләячәк. 
      “Конкурс шартлары „Уңайлы мохит“ таләпләренә җавап бирә торган автобус йөртүчеләрнең булуын күз алдында тота. Әлбәттә, бу күчеш чорында вакытлыча уңайсызлыкларны юкка чыгармый, әмма иң мөһиме: Чаллыда халыкны транспорт белән тәэмин итүнең нинди булырга тиешлеген тулысынча аңлау бар”, - диде ул. 
      Ул шулай ук Чаллы халкының керемен арттыруга күбрәк игътибар бирергә кирәк дигән фикерен дә җиткерде. Алексей Песошин якын арада халыкның керемен арттыру төп бурыч булачагын әйтте. Шәһәрдә 2019 елда уртача хезмәт хакы 39 мең сум тәшкил иткән. Әмма шул ук вакытта 3 мең 700 кешенең кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк. Бу юнәлештә, һичшиксез, эшләргә кирәк, диде спикер. 
      Ул Чаллы халкына медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатына да игътибар итте. Әлеге күрсәткеч буенча Автошәһәр республикада унынчы урында тора. “Чаллы шифаханәләрендә һәм хастаханәләрендә кадрлар җитмәү шәһәр халкында канәгатьсезлек тудыра. Шәһәр хакимиятенә әлеге мәсьәләне хәл итүгә зур игътибар бирергә кирәк”, - диде. 
      Сессиядә берничә шәһәрдәшебезгә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды. 

    • Зөлфия Галим

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: