Башта йөрергә өйрәник!
Беренче карашка гадәти тоелган самокат – кеше тормышына куркыныч яный торган бер бәлагә әйләнергә мөмкин.
“Беренче карашка гадәти тоелган самокат – кеше тормышына куркыныч яный торган бер бәлагә әйләнергә мөмкин”, – дип кисәтте Чаллының баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков. Шәһәр башкарма комитетында юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясендә ясаган чыгышында ул моңарчы Казанда популяр булып, быелдан Чаллыда да киң тарала башлаган электросамокатларны куллануда төгәл кагыйдәләр булмавын, гомумән, законда да камиллек җитмәвен искәртте. Чаллыда аларны ике компания мобиль кушымта аша прокатка тәкъдим итә. “ЮХИДИ һәм шәһәр Башкарма комитеты каршында аларның җаваплылыгы юк”, – ди Р. Кадиков. Әле җәй башланды гына, әмма Чаллыда инде бәхетсезлек очрагы бар.
17 май көнне прокатка алган электросамокатта йөргән 20 яшьлек кызны машина бәрдерде. Ул светофорның кызыл утына чыккан. Ни өчен туктамаган? Ә бәлки эш норматив буенча җәяүлегә тиңләнә торган хәрәкәт итү җайланмасының үзендәдер? Җәяүледән аермалы буларак 24 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итәргә сәләтле самокатны ансат кына туктатып була микән? Мин моны үзем тикшереп карадым.
Бүген электросамокатларны табу кыен түгел. Күпләп халык җыела торган урыннарда тора алар: пляжларда һәм паркларда. Башка прокат урыннарыннан аермалы буларак, мобиль кушымта аша алына торган самоктлар янында кеше тормый.
Рульнең нәкъ уртасындагы qr-кодны телефон аша сканга төшергәч, арендага алу бите ачыла. "Шартларны кабул итәм" дигән төймәгә басканнан соң түләү битенә үтәсең. Анда банк картасының номерын, аның срогын, кем исемендә, СVV-код җыярга кирәк. Боларның барсын да эшләп чыккач, рульдә экран кабына. Шул секундта картадан "йөрү башлаган өчен "дип 30 сум акча салдырыла. Алга таба һәр минут очен 6 сум. Боларны беренче тапкыр башкарган кешегә иң беренче яхшы телефон һәм 5-10 минутлап вакыт кирәк. Самокатны йөртү инструкциясе бер жирдә дә юк. Шуңа, кем әйтмешли "методом тыка" өйрәнә башладым. Тормазның сул як руль янында икәнен аңлавы авырлык тудырмады. Авыл кызы булгач, мотоциклларда күргәнем бар иде. Уң якта кызыл-сары тостәге бер төймә бар. Әмма аның белән ничек кулланырга икәне баштан ук аңлашылмый. Басып-басып карадым - үзгәреш юк. Терәүгечен күтәреп бер аягым белән этенеп алдым. Тагын теге кызыл-сары кнопкага баскан идем, кискен тартылып, самокатым алга ыргылды. Инде бу тоймәнең ничек эшләгәне аңлашылды. Ә экранда тизлек артканнан-арта бара - 10, 15, инде 23. Бераз курку биләп алды: ничек туктарга соң? Тормозның сул як руль янында икәнен исемә төшереп бастым. Самокат тизлекне ничек тиз җыйса, шулай ук кисәк кенә туктый икән. Алга таба ияләштем булса кирәк, үземне кыюрак тоттым.
Яр буе паркында самокатта йорүчеләр байтак. Аларның да фикерләрен сораштым.
- Самокатта күптән йөрисезме? Нәрсәсе белән үзенә җәлеп итте.
- Шушы көннәрдә генә беренче тапкыр йөреп карадым. Бар да гади кебек. Артык көч куймыйча җилдән җитез элдерәсең. Заманча һәм текә гаджет. Үзем техника белән кызыксынганга һәм эшем шул өлкәдә булгач, кимчелекләрен күрми булдыра алмыйм. Тизлек төймәсе бераз ошап бетми. Аны башкачарак ясарга кирәк. Ә менә тормозлар шәп, тиз туктата. Тик моның белән шәһәр урамында йөрү барыбер куркыныч. Бигрәк тә яңа гына үзләштергәннәр өчен. Мондый тизлектә барганда җитез реакция кирәк. Күз алдына китерәсезме - тротуарда йоргәндә каршына кеше килеп чыкса?
Прокатка велосипедлар бирүче егетләр белән дә сөйләштем.
- Сез велосипедларны карап тапшырасыз, тикшереп аласыз. Боларны тикшерүче, аларның кайдалыгын белүче бар микән?
- Кушымта буенча һәр самокатның кайдалыгын күреп була. Якын-тирәдә самокат калдыру урыны бармы- юкмы икәнен дә. Димәк, аларда күзәтеп тору җайланмалары бар.
Самокатта яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәгеләрне дә күрергә була. Рәмзия Фәйзуллина шундыйларнын берсе.
- Самокатта йөрергә курыкмыйсызмы?
- Куркыта, әлбәттә, әмма дөрес итеп кулланганда ул бик – бик рәхәт. Тәгәрмәчләре кечкенә булганлыктан, чокырларны урап узарга кирәк. Тортелеп калып, самокат алдына каплануың бар. Шәхси өй белән торабыз. Башта үзебезнең ишек алдында йөрергә өйрәндем. Үземә ышангач кына урамга чыктым.
ЮХИДИ белгечлэре дә шуңа басым ясый: кешеләр электросамокатларда йөрү кагыйдә-шартларын өйрәнмичә йөрергә тиеш түгел. Әйтик, мобиль кушымта буенча алганда син парк территориясен калдырмаска тиеш. Бәхетсезлек булган көнне искә төшерсәк, һәлак булган кызның иптәшләре белән “Азатлык” мәйданыннан кайтып килеше булган.
Тарихка күз салсак, самокатларны егерменче гасыр башында ук Нью- Йоркта уйлап тапканнар. 1910 елларда аларга мотор куя башлаганнар. Басып хәтта утырып йөри торганнары да була. Бүгенге көндә сатуда моторыннан алып, тәгәрмәчләренә, батарея һәм конструкция материалына кадәр аерыла торган төркемнәргә бүленгән самокатарны тәкъдим итәләр. Бәяләре 10 меңнән 150 мең сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев