Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бердәм сайлау көнендә Яр Чаллыда зур бәйрәм

Сайлау көне - ул илебез өчен мөһим сәяси вакыйга белән беррәттән зур бәйрәм дә. Һәрбер сайлау участогында укучылар катнашында матур концертлар, ярминкәләр оештырыла.Шәһәр буйлап та шактый гына күңел ачу чаралары уздырыла. Яр Чаллыда алар барлык районнарда да - Үзәк, Автозавод һәм Комсомолда үткәрелә.

Мәсәлән, Үзәк районның Азатлык мәйданында 9:00 сәгатьтә "Йөрәктән йөрәккә" дип исемләнгән ярминкә башланды. Сәгать 11:00 барлык джаз музыкасын сөючеләрне "Музыкаль кинотерапия" дип исемләнгән концерт белән дә сөендерәчәкләр. "Көз көе" музыкаль кичәсе Энтузиастлар бульварында, кичке 16:00 да узачак.

Комсомол районында, Үзәк китпаханә каршысында, сәгать 10:00 "Литературный open-air" дип исемләнгән әдәби кичә башланачак. "Энергетик" мәдәният сарае каршында шул ук вакытта "Урамнар яңгыраган вакытта..." исемле интерактив программа узачак. "Комсомол" мәдәният һәм ял итү паркында кичке биштә ретро кичә әзерләнгән.

Автозавод районының Җиңү Паркында 12:00 сәгатьтә шахмат уеннары буенча ярышлар уздырыла. 15:00 сәгатьтә "Арт-мәйдан" дип исемләнгән концерт программасы булачак. Сәгать 18:00 дә ретро көйләр астында биергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев