Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

“Җаның сау булса тәнең дә сау булыр”, дип юкка гына әйтмиләр. Әйе, безнең күңел халәтебез күпчелек рухыбызның көчле, сау-саләмәт булуыннан да тора.

Галимнәр авыруларга бирешмәүдә кешеләрнең менә шул сыйфатлары ярдәм итүен күптән раслаганнар иде. Бу көннәрдә дөньяда куркыныч короновирус чрен төрле кеше төрлечә, кемнәрдер җиңелерәк формада үткәреп җибәрүе, кемнәрдер вафат булу хакында хәбәрләр килеп тора. Баксаң, белгечләр әйтүенчә, төшенкелеккә бирелми торган, рухлары белән көчлеләр коронавирусны иң күп “җиңеп чыгучылар” икән. Шуңа күрә рухың бай булу- зур әһәмияткә ия.

Рухы бай кешеләр кемнәр соң алар? Беренче чиратта яхшылыкка, игелеккә омтылучы, күңелен гыйлем һәм файдалы мәгълүмат белән баетучылар. Рух ныклыгы өчен газета-журналлар, китаплар укырга кирәк. Укылган әйбер ул ишеткәнгә-күргәнгә караганда күбрәк истә кала.

“Шәһри Чаллы” газетасы- милләтебезнең рухый сагында торган милли басма, шәһәребез көзгесе. Анда иманыбызга, халкыбызга, милли тәрбиягә, әдәбият-сәнгатькә, шулай ук яңалыкларга киң урын бирелә.

Менә тагын газета-журналларга язылу башланды. 2020 елның икенче яртыеллыгына безнең “Шәһри Чаллы” газетасына язылырга хәзер иң кулай вакыт. Почта бүлекләре эшли башлады. Инде урамга чыгарга ярамый бит, диярсез. Интернент аша Госуслуги порталына кереп язылырга мөмкин. Интернентны белеп бетермәгән өлкәннәр редакциябезгә шалтыратсалар хезмәткәрләребез сезгә килеп, таныклыгын күрсәтеп яздырып китергә әзерләр. Безнең телефоннар: 8 8552 57-01-19 яки +7 950 667 25 33; Мошенниклардан саклану өчен яздырган вакытта редакциябезгә шалтыратып алырга кирәк.

“Шәһри Чаллы” газетасына ярты елга язылу- 810 сум (чәршәмбе-җомга санннары), җомга санына гына язылу 633 сум.

Мәктәпләребез дә тиздән элеккечә эшләп китәрләр, дигән өмет бар. Интернент аша дәресләр бирүне укытучылар үзләре генә түгел укучылар да, ата-аналар да бик өнәп бетерми. Чөнки без аңа әзер түгел идек. Укымыйча да булмый. Безнең газетабызны Чаллы мәктәпләрендә күпләп алдыралар иде. Сез безнең терәгебез булдыгыз. Киләчәктә дә безне яздырырсыз, дип ышанабыз. 2020 елның икенче яртысына альтернатив яздыру бәясе 390 сум, без газетаны 10-15 данәдән илтеп бирәбез. Хезмәткәрләренә яздыручы предприятиеләргә дә шушы бәядән илтәбез. Рәхмәт сезгә. Милли җанлы, алдынгы карашлы җитәкчеләребез булганга без бик шатбыз.

Хөрмәтле милләттәшләр! Бу коточкыч чир таралган вакытта татар матбугаты-“Шәһри Чаллы” газетасы ярдәмгә мохтаҗ. Әйдәгез, яраткан газетабызга язылыйк! Сезнең өчен 20 апрельдән 30 апрельгә кадәр ташламалы яздыру декадасы да оештырабыз. Сез бу көннәрдә ярты елга почта аша 745 сум 92 тиенгә языла аласыз.

Сыналыр чак җитте! Телебезне, асыл йолаларыбызны, динебезне саклыйк, рухыбызны ныгытыйк, “Шәһри Чаллы” газетасына язылыйк!

Бергә булыйк, бердәм булыйк! Чирләр бездән читтә йөрсен! Исән-сау һәм бәхетле булыгыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация