Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Без торрарга каршы

Санкт-Петербургтагы теракт илебезнең төрле почмакларында яшәүчеләрне террорга каршы берләштерде. Төрле шәһәрләрдә "Петербург, без синең белән бергә!" дип исемләнгән акцияләр үтте. Чаллының Җиңү паркында да "Террорга каршы бергә" дип исемләнгән акция узды. Анда шәһәр җитәкчеләре, депутатлар, предприятие, иҗтимгый оешмалар вәкилләре катнашты. Чара Санкт-Петербугта терактта вафат булуыларны бер минут тынлык белән искә...

- Яр Чаллы - үзенчәлекле, максатчан шәһәр. Без авыр хәлдә калган кешеләргә теләктәшлек белдерү һәм аларның кайгысын уртаклашуны үзебезнең бурычыбыз итеп санадык, - диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев. - Кызганычка каршы, тыныч тормышта кагыйдәләрсез сугыш бара. Ул илебез территориясендә, Европада... Террорчылыкның милләте дә, дине дә юк. Без Чаллы өчен әһәмиятле урын - Җиңү паркына килеп, үзебезнең Петербург белән бергә икәнлегебезне белдерергә, кайгы уртаклашырга һәм рухи яктан булышырга дип килдек.

Шәһәр хакиме шәһәрнең хокук саклау органнарының көчәйтелгән режимда эшләүләрен әйтте. Халык күп йөри торган урыннар җентекләп тикшерелгән. Ул шулай ук Санкт-Петербургтагы терактта зыян күргән Чаллы кызы Анна Стужина турында да сөйләде. Аның әйтүенчә, Аннаны бер атнадан хастаханәдән чыгарырга мөмкиннәр. Әнисе аның янына киткән. Аңа кызы янына бару өчен шәһәрнең ярдәм фондыннан 80 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова яшьләргә мөрәҗәгать итеп, аларны игътибарлы булырга, провокацияләргә бирешмәскә чакырды. "Без теракта зыян күрүчеләрнең кайгыларын уртаклашабыз, әлеге фаҗигадә сәламәтлекләрен югалтканнарның тизрәк терелүен телибез. Терактны илебездәге күпмилләтле халыкның тынычлыгын бозарга теләгән кешелексез адәмнәр ясады. Без бүген барыбыз бергә "Терактка юк!" дибез һәм террорчылыкка каршы берләшәбез", -диде ул.

Парктагы акцияне "Әтиләр берлеге", предприятие-оешмаларның яшьләр оешмалары һәм иҗтимагый оешмалар белән бергә оештырган иде. "Әтиләр берлеге" рәисе урынбасары Эдуард Жестков балаларны кечкенәдән үк битараф булмаска, дуслык һәм ватанпәрварлык рухында тәрбияләргә кирәклегенә басым ясады. "Әти-әниләр балаларын кешеләр күп йөри торган урыннарда үзләрен тоту кагыйдәләрен һәм хуҗасыз әйберләр күргән вакытта ниләр эшләргә кирәклеген аңлатырга тиешләр", - диде ул.

Акциядә катнашучыларның теләкләре бер иде: Санкт-Петербург һәм дөньяның төрле төбәкләрендәге терактлар башка кабатланмасын, дөньялар имин, төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яшәсеннәр. Бу теләкләр Аллаһы Тәгаләнең "Амин" дигән вакытына туры килсен.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев