Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген "Изге Болгар җыены" уза

Бүген Болгар шәһәрендә изге Болгар җыены уза. 922 елда Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә багышланган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашуы көтелә.

Президентның Болгарга сәфәре кысаларында, "Кол Гали" кунакханә комплексының төзелеш мәйданчыгын, "Ак мәчет" комплексын карап чыгуы ниятләнә. Президент һәм башка рәсми затлар Болгар ислам академиясенн йөреп чыгачак. Биредә китапханәдә Россия Федерациясе һәм чит илләрнең мөселман руханилары белән эшлекле очрашу уздыру ниятләнә. Очрашудан соң, "Изге Болгар җыены" чараларының тантаналы ачылышы көтелә. Аннан соң рәсми затлар "Дворянство Спасского уезда" музеена барачак. "Габдрахман сахабә коесы" на бару да күздә тотыла.

Көндезге сәгать 12 дә Җәмигъ мәчетендә Өйлә намазы укыячаклар. Изге Болгар җыенында, шулай ук, Kazansummit 2017 форумына җыелган дин әһелләре катнашуын искәртик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев