Шəhри Чаллы

Бүген соңгы дәүләт имтиханнары

Бүген, Татарстан мәктәпләрендә 7573 чыгарылыш сыйныф укучысы химия һәм физикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.

Төгәлрәк әйткәндә, химиядән - 2 513, физикадан - 5 060кеше имтихан тапшыруны сайлаган. 3,5 сәгать эчендә укучыларга химиядән - 40, ә 4 сәгатьтә физикадан 32 мәсьәлә чишәргә кирәк. Ике фәннән дә кимендә 36 балл җыйган очракта гына уңай билгегә өмет итәргә мөмкин. Бүген БДИның соңгы имтиханнары. Аның нәтиҗәләре 4 июльгә кадәр билгеле булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: