Билләрне кысып буып – кышка!
Безнең Чаллы - кышны җәйдән кайгырту, ягъни торбаларны җылылык сезонына әзерләү технологиясен беренчеләрдән булып төгәл системага салган шәһәр.
Кайсы комплексларда, нинди йортларда кайнар суны туктатып торуның төгәл графигы төзелә һәм бу хакта алдан хәбәр ителә. Иң мөһиме, әлеге чара кызу җәй көннәрендә үткәрелә. Шуңа күрә халыкта ризасызлык тудырмый. Быел җылылык торбаларын 16400 метрда яңарту планлаштырыла.
Сүз дә юк, уңайлылыкка бик тиз күнегәбез. Элек бит һава кудыру, торбалар алыштыру кебек эшләр, ни сәбәптәндер, салкын яңгырлы көзгә кергәч кенә башлана иде. Иртәләрен актарылып ташланган канаулар янындагы сазлы сукмактан бата-чума эшкә йөргәннәр әле дә онытылмый. Кагыйдә буларак, берәр айга сузыла иде кайнар су өзеклеге. Ә бүген, иң күбе, 7-10 көндә төзекләндереп тә, алыштырып та өлгертәләр. Гомумән, соңгы елларда фатирларыбызның кайнар су, җылылык белән өзеклексез тәэмин ителүенә инде тәмам ияләштек. Ә бит әлеге уңайлылык артында тулы бер коллективның көндәлек хезмәте, һөнәри җаваплылыгы ята. Әлбәттә, ахыргы нәтиҗә эшне дөрес итеп оештырудан башлана.
Ә бит эш масштабы һәм хезмәт күрсәтә торган мәйдан бик зур. "Яр Чаллы җылылык челтәрләре" генерирующая компания ААҖ филиалы директоры Айрат Зәйнуллин әйтүенчә, предприятие 610 километрдагы җылылык челтәрләренә хезмәт күрсәтә һәм аларның 51%ы бүгеннән яңартуга мохтаҗ. Әйтик, һава кудыру вакытында Яңа шәһәрдәге тулай секторда - 7, иске шәһәрдәге 14 урында торбаларның нык тузган булуы ачыкланды. Ләкин, беренче чиратта, төп җылылык челтәре уза торган 14 километр араны - җылылык-электр станциясе (ТЭЦ) белән Яңа шәһәр арасындагы участокны төзекләндерү һәм яңарту күздә тотыла. Быел шуның 3,2 километрында 1000 миллиметрлы җылылык торбаларын 1200 миллиметрлыга алмаштыру күздә тотыла. Аларның диаметрын үзгәртү карары да шәһәрнең киләчәген күзаллап кабул ителде. 2014 елда гына 5 балалар бакчасы, 328 мең кв. метрда торак мәйдан файдалануга тапшырылды. Агымдагы елга да ниятләр зурдан: чаллылылар өчен 340 мең кв. метр торак төзү планлаштырыла. Ә бу кадәр мәйданны җылылык белән тәэмин итү өчен җылылык челтәрләренең куәтен бермә-бер арттырырга, тузганнарын тиз арада яңартырга кирәк була. Димәк, финанс чыгымнары да арта. Быел планга кертелгән 16 километр 400 метрда торбаларны алыштыру 500 млн сумнан да артыр, дип фаразлый белгечләр.
Инде сүзнең кая таба барганы, шәт, аңлашылгандыр. Чыгымнар, нигездә, фатир хуҗалары кесәсеннән чыга һәм аларны торбалар яңаруы белән әлләни сөендереп булмас. Быел кышын исәп квитанцияләренә тагын да күбрәк нольләр өстәлергә тора. Агымдагы елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта. Әйтик, 1 Гкалория җылылык энергиясе өчен, узган елгыдан 8,9%ка күбрәк, ягъни 1566,26 сум түли башлыйбыз. Хәер, энергетиклар Казанда һәм Түбән Камада яшәүчеләрне дә шундый ук тарифлар көтә дип "тынычландыра". Бу нисбәттән, аз керемле гаиләләрнең, пенсионерларның борчуын аңларга була. Уртача хезмәт хаклары арту турында да өметле хәбәрләр ишетелми. Димәк, быел кышын күпләребезгә билләрне тагын да кысыбрак буарга туры киләчәк...
Рәзинә Насыйбуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев