Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чал тарихлы гүзәл ак кала

Быел республика халкы ТАС-СРның 100 еллыгын билгеләп үтә. Татарстаныбызның данлы тарихын-да, бүгенге икътисадый үсешендә Чулман буендагы Чаллы шәһәренең дә зур өлеше бар. Җөмһүриятебез бәйрәм иткән елда шәһәребез тари-хына тагын бер кат күз салсак, артык булмас.

Яр Чаллы шәһәре (Татарстан, Россия) “бронза” гасырдан башланган тарихка ия. Археологик казу эшләре күрсәткәнчә, хәзерге Чаллы районында кеше яшәгән беренче торакларны бронза гасырда ук безнең эрага кадәр III меңьеллык уртасын-да ук, бура культурасы кабиләләре төзи башлаган. 1626 елда шәһәр урынында беренче торак Чаллы починкына нигез салынган (соңыннан Мысовые Челны авылы, ә 1930 елдан Кызыл Чаллы дип атала). Бу урын хәзер – Кәгазьчеләр микрорайоны территориясендә.

Газетабызның тугры дусты, Чаллының мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева: “Минем нишләп берәр авылда туып үсмәдем икән дигән чакларым да була. Әмма аннары данлы Чаллының нигезен тәшкил иткән Элеватор тавы бистәсендә үсүем белән горурланам. Күпләр Чаллыны КАМАЗ белән бәйлиләр, әмма бу болай түгел”, – ди.

Чаллының тарихы ерак 12нче га-сырга барып тоташа. Элек Тауда берән-сәрән кеше яшәгән. Башта аны Кызыл тау дип йөрткәннәр, чөнки анда кызыл балчык булган. 19нчы гасырда кызыл кирпеч заводы эшләгән. Хәзерге “Лента” – “Арзан” базары биләмәсендә кирпеч заводы калдыклары да бар. Моннан тыш, ул вакытларда ук крахмал һәм урман заводлары эшләгән. Тауда элек-электән йортлар ике катлы итеп, беренчесе – таш, икенчесе агачтан төзелгән.

1914-1917 елларда Стахеевлар Элеватор тавында Герман сугышы әсирләреннән йортлар төзеткәннәр. 1914 елда биредә зур икмәк заводы да барлыкка килгән. Шулай итеп Элеватор тавы бистәсе тагын да үскән. Урамнарга революционерлар, язучылар исемнәрен биргәннәр. Ул вакытларда гаиләдә дә, мәктәптә дә балаларны тырыш, авырлыкларга бирешмичә нык һәм ярдәмчел булырга өйрәткәннәр. Гөлзада табиб, укытучы булырга хыялланган. Әмма аңарда артистлык таланты көчлерәк булган. Беренче тапкыр ул Үзәк урамдагы Мансур Кашапов җитәкчелегендәге халык театрында сәхнәгә чыга. Бу театрга йөргән Булат Сәлахов, Рифкать Хәмидуллин һәм башкалар Чаллыда профессионал театрга нигез салучылар. Ә Гөлзада ханым еллар узгач, “Энергетик” мә-дәният сараеның директоры була һәм фидакарьләрчә бүгендә шул вазифаны башкара.

Бүгенге көндә “Энергетик” та капиталь ремонт бара. Аллаһы ярдәме белән көзгә бу мәдәният сарае танымаслык булып яңарып, заманча җиһазланып, тамашачыларны кабул итәр.

Гөлзада Мөхәммәтовна Чаллы-ның барлыкка килү елын 1626 дип йөртүләрен гаделсезлек дип саный. “Кайбер мәгълүматлар буенча 1000 елдан элек Кызыл тауда Болгар крепосте булган. Әмма Алабугадан (анда борынгы акча табылган) аермалы буларак, Чаллыда бу эш белән ныклап шөгыльләнүче булмаган”, –ди ул. “Кырда завод төзедек, бирегә цивилизация алып килдек”, – дигән сүзләр Чаллы кызы Гөлзаданы берникадәр рәнҗетә дә. “Шәһәр кечке-нә булса да, анда тормышын алып бару өчен бар нәрсә дә җитәрлек иде. “Гигант” совхозы уңганнары бодайдан рекордлы күләмдә уңыш җыйдылар, Кремльнең съездлар сараенда чыгыш ясаган халык театры эшләп килде, район мәдәният йортында джаз ансамбль уйнады, Чаллы футбол командасы республика ярышларында призлы урыннары яулый иде”, – ди ул.

Гөлзада ханым әйтүенчә, Чутчев аланында беренче тапкыр Сабан туй, җыр һәм бию бәйрәме уздырылган. “Кешеләр эштән соң килеп, хорда җырладылар, бию коллективы 100 дән артык кешене берләш-терде. Татар, рус җырлары яңгырады. 1980 елдан башлап Сабантуе Мәйданда үткәрелә башлады”, – ди Гөлзада ханым.

Шәһәребез тарихы ГЭС бистәсендәге музейда саклана. Музей хезмәткәрләре Наталья Микрюкова белән Алия Мөхәммәтдинова әйтүенчә, 1930 елның 10 августында Чал-лыга шәһәр статусы бирелә. Шәһәр тарихы музее экспонатларга бик бай. Италия байларының карталарында 1375 елда ук шәһәребез Жар итеп күрсәтелгән. Болгар телендәге яр сүзен шулай йөрткәннәр икән.

ХХ гасыр башында Чаллы зур сәүдә авылы булган. Дворянская ура-мы (Хәзерге Центральная урамы) гөрләп торган. Монда төрле завод-лар, Идел-Чулман бассейны парходлыкларының конторалары, пристань, училище, тегермән, 18 лавка булган. 1847 елда халык саны 1726 кешегә җиткән. Күпчелеген татар-лар һәм урыслар тәшкил иткән. Алар икмәк үстереп сатканнар. Чал-лының 80% икмәге Рыбинскка озатылган. “И.Г.Стахеев и сыновья”, “Братья Халфины", В.Г.Стахеева “Наследники”, “Бушмакин с сыновьями” компанияләре һәм “Камско-Вятское торговое товарищество” бик уңышлы эшләгән.

2 млн пот икмәк сыйдырышлы элеватор шәһәрнең символы булган. Ул 1941-1917 елларда чит ил фирмалары җитәкчелегендә Россия дәүләт банкы акчасына төзелгән. Бүгенге көндәге элеватор тарих һәм архитектура һәйкәле булса да, әле дә уңышлы эшли. Чулман елгасы буенда нарат урманында сәүдәгәр Стахеев дачасы сакланган, монда шу-лай ук 1908-1909 елларда төзелгән санаторий да бар. Ул соңрак КАМАЗ карамагына күчкән. 1991 ел ахырында туберкулезга каршы санаторийның административ корпусы диварына мемориал билге куелган. Шуннан бирле Тарловка санаториясе җирле әһәмияткә ия булган һәйкәлләр исемлегенә кертелгән.

Шәһәр тарихы музеенда бик күп тарихи документлар, экспонатлар урын алган. Музейның сектор мөдире Алия Мөхәммәтханова әйтүенчә, КАМАЗ төзелә башлагач, шәһәр дә үскән. Балалар бакчалары, мәктәпләр, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәдәният учаклары төзелгән. Музейда шәһәр һәм КАМАЗ тарихына кагылышлы кыйммәтле документлар да күп. Алар тарих турында сөйли. Мәсәлән, 1974 елның фев-раль ахырында автомобиль заводының 50 тонналы блогы күтәрелеп, беркетелеп куелган. КамАЗ төзелешендә 700дән артык чит ил фирмасы катнашкан. 1988 елның 18 октяб-рендә миллионынчы, 1993 елның 10 августында 1,5 миллионынчы автомобиль җыелган.

Музейда Татарстан символлары, татар халкының тормыш көнкүрешенә багышланган җиһазлар, эш кораллары, станоклар бар. Шулай ук “Ачлык белән көрәшүче” билгесе саклана. Ул 21 нче елларда ачлык-ялангычлык, төрле чирләргә каршы актив көрәшкән фидакарьләргә би-релгән. Ул елларда татар теленә дә игътибар зур булган. Әлеге билге татар һәм урыс телендә язылган. Музейда Чаллының беренче газетасы “Трактор” ның латин телендә нәшер ителгән өченче саны саклана. Аның мөхәррире язучы Нур Баян булган. Тарих төпкелләрен актарсак, ул елларда татар матбугатын да укыганнар. Кызганыч, август аенда 30 еллыгын билгеләп үтүче “Шәһри Чаллы” га гына язылу бик авыр бара. Милләттәшләребез һәм җитәкчеләребезнең татар басмаларының язмышына битарафлыгы безне борчый. 500 меңнән артык халык, аның яртысыннан артыгы татарлар булган Чаллыда тираж җыю елдан-ел катлаулана. Әле ярый, Татарстан һәм Чаллы тарихына, аларның үсешенә зур өлеш керткән “С. Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты”, Г. Акыш исемендәге лицей-интернат, “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте, “Камкомбанк”, ТЭЦ, “Электротранспорт” “Энтузиаст” кебек предприятие-оешмалар, Гөлзада Рзаева, Светлана Захарова, Альбина Лебедева кебек милли рухлы дусларыбыз бар. Алар ярдәме белән без Татарстан һәм шәһәребез казанышларын тарихка язабыз, киләчәк буыннарга тапшырабыз.

ТАССРның 100 еллыгына багышлап шәһәрдә тантаналы концерт кичә булды. Шәһәр тарихы музее әлеге мөһим датага багышланган күчмә күргәзмә оештырды. Интерактив чаралар да күп булды. Гөлзада Рзаева, Венера Иванова, Зилә Габидуллина, Фәйрүзә Мостафина һәм башка фидакарь шәһәрдәшләребезгә “ТАС-СРның 100 еллыгы” билгесе тапшырылды.

Киләчәктә дә бай, милли рухлы, милләтләр дус яши торган республикабыз чәчәк атсын. Мондый бәйрәмнәр булып торсын.

 

 

 

Зөлфия Галим

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация