Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөтен ышаныч куар-кодта

22 ноябрьдән Татарстанда җәмәгать транспортында куар-кодсыз йөрергә ярамый. Чаллыда бу максаттан махсус тикшерү төркеме төзелде. Шәһәр юлларына шундый алты бригада чыкты. Әйтергә кирәк, тикшерүчеләр хәлне аңлап, иртүк кеше эшкә барган вакытта тукталышларда кизү тормадылар. Шуңа күрә транспорт хәрәкәтендә тоткарлыклар сизелмәде.

Без дә кайбер маршрутлар буенча йөреп чыктык һәм бернинди тикшерүчеләрне күрмәдек. Пассажирлар үзләрен тыныч тоттылар, кайберләре куар-кодларын әзерләп куйганнар иде, кайберләре кондуктор сорагач, берсүзсез ачып күрсәттеләр.
Трамвай кондукторы Асия апа пассажирларның куар-кодын тикшерү өчен махсус смартфон бирелүен әйтте. 
– Безгә кушылган икән, эшлибез инде, башка чара юк. Әлбәттә, бу күпмедер дәрәҗәдә кыенлыклар тудыра, чөнки кешеләрдән акча алырга да кирәк. Шул арада куар-кодны да сорап, тикшерү зарур. Пассажир кәгазен ачып күрсәткәнче яисә кесә телефонын алганчы, шактый гына вакыт китә. Вагонга кергән икенче бер кеше билет алмый төшеп китәргә дә мөмкин, – ди ул.
Беренче көнне тикшерүчеләр куар-коды булмаган кешегә штраф салмыйча, кисәтү генә ясадылар. Белгечләр дә Чаллыда тикшерүләр тыныч кына баруын искәрттеләр. Икенче көннән башлап, административ-хокук бозуларны булдырмау өчен, тикшерүчеләргә полиция хезмәткәрләре дә кушылды. Исегезгә төшерәбез, җәмәгать транспортында куар-кодсыз барган өчен бер меңнән утыз меңгә кадәр штраф каралган.
Чаллыда яшәүче өлкән яшьтәге 23 мең кешенең транспорт карталары вакытлыча гамәлдән чыгарылды. Бу әлеге категория кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен эшләнә. 
– Бер ай буе инде куар-кодларның кертелүе турында искәртәбез. Тик әле дә моңа колак салмаучылар бар. Зинһар өчен, вакцина ясатыгыз, сезнең белән янәшә баручы пассажирны хөрмәт итегез. Вакцинаны бөтен кешегә дә бушка ясыйлар бит, – диде «Пассажирлар йөртү» предприятиесе директоры Николай Тятюшкин. 
Транспортта баручы кешеләр әлеге яңалыкка тыныч карыйлар. Күбесенең куар-коды бар, тик ризасызлык белдерүчеләр дә юк түгел. 
Рәйсә Гаврилова трамвайда еш йөри. Ул оныгын балалар шифаханәсенә алып бара.
– Әти-әнисе эштә, бу баланы миннән башка йөртүче юк. Миндә астма, прививка ясарга ярамый. Медотводым бар, тик сертификат алыр өчен күпме йөрергә, күпме чират торырга кирәк хәзер. Транспорт картамны туктаттылар. Ничек йөрергә тиеш мин хәзер?, – ди Рәйсә ханым.
Ләйлә Идрисованың куар-коды бар. Тик ул да аны транспортта күрсәтүгә риза түгел.
– Мондый таләпләр белән генә чирне бетереп була микән? Чит илләргә юллар ачык, ә транспортка керә алмыйсың. Минем, мәсәлән, телефонымның зарядкасы тиз бетә, бу очракта нишләргә? Кәгазь вариантын чыгарсаң, ул онытылып калырга, ертылып бетәргә мөмкин, – ди ул. 
Ничек кенә булмасын, бу безнең чынбарлык, безгә алга таба моның белән яшәргә кирәк. РФ Хөкүмәте дә Татарстан Республикасы дөрес юлда, ул закон буенча эшли дип белдерде. 

Зөһрә Вәлитова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация