Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Көн темасы

Булат Сәлахов: «Театр һәр шәһәрнең үзәгендә булырга тиеш»

Булат Сәлахов – Арча районы Алан авылында туып-үсә. Югары Курса авылында сигезьллык мәктәпне тәмамлый. Аннары Кукмара һөнәр училищесында слесарь һөнәрен үзләштерә. 1974 елда комсомол юлламасы белән Чаллыга килеп урнаша. 1990 елда үзе нигез салган татар дәүләт театрына килә.

45 еллык иҗат дәверендә төрле характердагы рольләр башкарып, тамашачыларның мәхәббәтен казана. Ул күп тапкырлар «Татар малае», «Татар егете», «Сабан туй гүзәле» бәйгеләренә һәм сабантуйларына сценарийлар яза, үзе сәхнәгә куя. Күп чараларны үзе алып бара да. Мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре өчен Д.Сираҗиев исемендәге, Т.Миңнуллин исемендәге премияләр лауреаты булды.  «Тантана» театр бәйгесендә ике тапкыр грант отты. Татарстан язучылар һәм театр әһелләре берлеге әгъзасы,  Татарстанның халык артисты Булат Сәлаховка 70 яшь тулды. Шул уңайдан күренекле артист белән әңгәмә кордык.

– Булат әфәнде, сез Казан арты егете. Чаллыга нинди җилләр китерде?

– Бу шәһәргә мине «Түбәтәй» кунакханәсе китерде. Ул болай булды. Байконурда хәрби хезмәтне үткәндә Чаллыдагы абыем «Кеше һәм канун» дигән журнал җибәрде. Тышында хәзерге «Түбәтәй» кунакханәсенең матур рәсеме. Шуны күрдем дә, гашыйк булдым. Чаллыга килгәч, абыйдан шул бинаны күрсәтүен сорадым. Килсәк, чокырдан башка берни дә юк. Аллаһка шөкер, 35 елдан соң төзеделәр аны. Ә ми Чаллыга килеп урнаштым һәм электр белән эретеп ябыштыручы булып эшкә кердем. 14 ел эшләү дәверендә Илдар Хановның Ватан-ана һәйкәлен, мәктәпләр, хастаханәләр, хакимият бинасы, кибетләр төзүдә катнаштым. Хакимият бинасының бер җиренә «С.Б.Н» дип исемемне язып та калдырдым.  

– Театр дөньясына ничек килеп кердегез?

– 1976 елда якташым Илдар Хаҗиев «Энергетик» мәдәният сараенда халык театры оештырды. Анда малай булып кергән идем, режиссер булып чыктым. Шул вакытта урысча кичке мәктәпне тәмамладым.

– Салават белән ничек таныштыгыз?

– 1978 елда Шамил Закировны «Энергетик» мәдәният сараена директор итеп куйдылар. Ул очрашкан саен: «Энем укырга кирәк», – дия иде. Уйлаштык та, Казан дәүләт мәдәният иниститутының актерлар һәм режиссерлар әзерләү факультетына читтән торып укырга кердем. Шунда биш ел Салават белән бер төркемдә укыдык. Шамил Зиннуровичны да Салават белән мин таныштырдым. 50 яшьлек юбилеемда Шамил абый Зиннурович моның өчен аерым рәхмәт әйтте.   

– Аннары сез аны Чаллыга чакыргансыз?

– 1990 елда ул мине концертларына алып баручы итеп, ә мин аны хат язып Чаллыга чакырдым. 15 ел эшләү дәверендә 1200 концерт куйдык. 

– Сез – Чаллы татар дәүләт драма театрының аксакалы. Театр ачылганнан бирле эшлисез. 100гә якын ролегез бар. Араларында үзегезнең  аеруча яратканнары бармы?

– Аларның барсы да күңелгә якын инде. Әмма иң яратканнары «Курку» спекталендә – Илдар. Аны телевидениегә яздырып алдылар, бик еш күрсәтәләр. Әсәрнең авторы Зөлфәт Хәким бу роль өчен кулымны кысып рәхмәт әйтте. Мин уйнаган роль аның үзе бит. «Сүнгән йолдызлар»да – бөкре Надир, «Кыйссаи Йосыф»та Фиргәвен белән Кыйтфир, «Яр»да –иръегет, «Банкрот»та – Сираҗетдин, «Капка»да Әхмәт, «Яшь йөрәкләр»дә Иссак... 

– Иссакны уйнаганда чуаш телен өйрәнү авыр булдымы?

– Башта бик интектек. Минем хатынымны уйнаган артистка Гөлфия Фәйзерахманованың чуаш күршесе бар. Сөйләшергә аның аша өйрәндек, аннары театрыбызның концертмейстры Әнәс Фәйрушин чуашча җырларга өйрәтте. Хәзер төнлә уятып сорасалар да, җавап бирә алам. 

– Сезне режиссерлар рольләр бирмичә интектермәделәр кебек. Пьесалар язарга нәрсә этәрде соң?

– Мин башта 40лап юмореска яздым. Аларны Салават та концертларында сөйләп йөрде. Гастрольләр вакытында атыш дигән авылда Сөннең Агыйделгә кушылган урыны истә калган. Шунда бер бабай «Зиратны ләм баскан», дип елый-елый сөйләгәч, «Җәмилә авылы» пьесасын яздым. Авылдагы йортыбыз 12 ел тик торгач, бөтен җирне кычытканнар басты. «Болар нигезне саклый инде... Безнең өйдән 3 кеше сугышка киткән һәм кайтмаган... », дип уйлап йөри торгач «Яр» драмасы барлыкка килде. Авылдашларның, Инсаф Фәхретдиновның әнисе сөйләгәннәрдән чыгып, документлар өйрәнеп, яшәргә тиешле кешеләрнең сугыш чорында вакытсыз үлеме өчен гафу сорап язылган «Яратылмый калган ярлар» әсәре барлыкка килде. Башкорстан режиссеры Илсур Казакбаев аны бик яхшы итеп сәхнәгә куйды. Аны тамашачылар елый-елый карый. Барлыгы 10лап пьесам бар. Аларны халык һәм профессионал театрлар сәхнәләштерде. Ә «Яр», «Яратылмый калган яралар», «Көтү» – «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә призлы урын яулады. 

–  Сез – Туфан Миңнуллинны уйнаган артист булуыгыз өстенә, аның  кулыннан таныклык алган ТР Язучылар берлеге әгъзасы да бит әле. 

– Туфан аганың Чаллыда 70 яшьлек юбилеена багышланган кичәдә  үзен уйган идем. «Син миннән дә Туфанрак булдың», – дип бәяләде. Язучылар союзы таныклыгын миңа тапшырганнан соң, 2 айдан үзе мәңгеллеккә китеп барды. Миңа язучылык эстафетасын тапшырган кебек булды. Шөкер, йөзенә кызыллык китермәдем. Бер елны «Яратылмый калган ярлар» дигән китабым, 350 басма арасыннан,  «Иң күп укылган китап» дигән югары бәя алды. 

– Сез татар әдәбияты, мәдәниятендә үзегезне күпкырлы талант итеп таныттыгыз. Ә менә Зур театрда уйнау мөмкинлеге чыкса, кайсы әсәрдә нинди рольдә уйнар идегез?

– Режиссер биргән теләсә кайсы рольне уйный алам. Моңа белемем дә, тәҗрибәм дә җитәрлек.

– Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасы турында фикерләрегез нинди?

– Ул безнең гомердә төзелмәс әле. Минемчә, аның бу урыны әйбәт иде. Халык аңа ияләнде. Театр һәр шәһәрнең үзәгендә булырга тиеш дип саныйм. Ул күп шәһәрләрдә шулай. Үзәктә булмаса аңа халык йөрми бит. Мәшһүр җырчы Илһам Шакировны мәңгеләштерү өчен исемен  аэропорт ягындагы концерт залына бирделәр. Ул Казаннан бик ерак, анда машинасы булмаган кеше бара да алмый...

– Туган көнегезне нинди хисләр белән каршылыйсыз?

– Бу бәйрәм түгел инде. Әмма мин тормышымнан канәгать. Аллаһы Тәгалә матур гомер бирде. Чаллы шәһәрен төзүдә катнаштым, эстрадада эшләдем, ачылганнан бирле татар театрында хезмәт итәм. Халык театрында хатыным Фәнүсә белән танышкан идек. Аллаһка шөкер, пар канатлы  гаиләбездә уңган, чибәр ике кыз үстердек, дүрт оныгыбыз бар. Хатынымның 90нан узган әнисенә кадер-хөрмәт күрсәтә алуыбыз зур бәхет. Мин татар булып туып-үсеп, төрле өлкәләрдә  халкыбызга хезмәт иттем. Бу  – бик зур бәхет һәм горурлык. Чаллының кайсы проспектыннан үтсәм дә, «Монда минем өлешем бар бит», – дип горурланып яшим.

Әңгәмәдәш – Зөлфия Галим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация