Бурычлар талап алынырга тиеш түгел...
Бүген "коллектор" хезмәтенең законсызлык, криминал белән бәйле булуы беребез өчен дә яңалык түгел. Чөнки әле бер, әле икенче төбәктә алар кылган "батырлыклар" турында ишетеп-укып торабыз. Гомумән, кредит бурычын кыйнап-талап алу, хәтта кешене үз-үзенә кул салуга кадәр җиткерү инде гадәти хәлгә әйләнде. "Максат чараларны аклый" дигән рәхимсез принцип белән эш йөртүче...
Бүген "коллектор" хезмәтенең законсызлык, криминал белән бәйле булуы беребез өчен дә яңалык түгел. Чөнки әле бер, әле икенче төбәктә алар кылган "батырлыклар" турында ишетеп-укып торабыз. Гомумән, кредит бурычын кыйнап-талап алу, хәтта кешене үз-үзенә кул салуга кадәр җиткерү инде гадәти хәлгә әйләнде. "Максат чараларны аклый" дигән рәхимсез принцип белән эш йөртүче "белгечләр" дистә еллар дәвамында законнарның камил булмавыннан бик яхшы файдаланды. Ләкин халыкның түземлеге чиксез түгел. Ниһаять, бәгыренә төшкән зарын депутатларга ишеттерде...
Агымдагы елның 12 апрелендә РФ Дәүләт Думасы коллекторларның эшчәнлегенә катгый нормалар һәм таләпләр куя торган Закон проектын беренче укылышта кабул итте. Проектның иң мөһим аспектларына тукталыйк.
Беренчедән, "Бурычларны кайтару барышында физик затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турында" гы проект куркыту-янау, физик көч куллануны катгый тыя. Икенчедән, "бурыч даулаучылар" гражданнарның мөлкәтенә зыян китергән яки аларга карата психологик тәэсир ясаган очракта, җитди җаваплылык яный. Бурычлылар белән аралашуның да катгый регламенты бар. Әйтик, атнага бер тапкыр. Телефоннан шалтырату да тәүлегенә - бер, атнага - ике, айга сигез тапкырдан артмаска тиеш. Абонентка яшерен номер аша яки төнлә шалтырату, фатир ишегенә кагып борчу шулай ук тыела. Эш көннәрендә - 22.00, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә 20.00 сәгатьтән соң шалтырату шулай ук бурычлының хокукын бозуга керә.
Проект шулай ук коллектор агентлыкларының активларына да аерым таләпләр куя. Әлеге хезмәт базарында эшләүче компанияләрнең активы 10 млн сумнан да ким булмаска тиеш. Агентлыкның махсус дәүләт реестрына теркәлүе дә - төп шарт. Яңа проектның кабул ителүе, үз чиратында, ваграк оешмаларның эшчәнлегенә чик куячак, ә эреләренә ныгып китү өчен мөмкинлек тудырачак.
Бурычларны түләтү максатында, артык активлык күрсәткән һәм вазыйфаларыннан акча үзләштерү максатында файдаланган коллектор компанияләренә дә җитди штрафлар (2 млн сумга кадәр) яный. Икенче укылышта закон проекты бурыч даулаучы хезмәткәрләр кылган гамәлләр өчен кредит бирүчегә җаваплылык йөкләү турындагы маддә белән тулыландырылачак. Федерация Советында яңа закон проекты коллекторлар базарын намуссыз хезмәткәрләрдән азат итәчәк, һәм, иң мөһиме, кредит алучыларның хокукларын яклаячак, дип фаразлыйлар.
Бу язманы әзерләгән вакытта коллекторлардан зыян күргән шәһәрдәшләребезнең дә фикерләрен тыңладык. Яңа проект кабул ителүгә алар бик шат. Чыннан да, максатларына ирешү өчен кайбер хезмәткәрләр нинди генә рәхимсез ысуллар кулланмый! Ә зыян күрүчеләр күп очракта хокук саклау органнарына хәбәр итәргә курка. Ярдәмне, нигездә, социаль челтәрләр аша эзлиләр.
Микрозайм алган идем, вакытында түләп булмады. Көн саен ниндидер "текә" егетләр үземә, гаиләмә шалтыратып яный. Әлеге компания хакында тулырак мәгълүмат аласы иде. Зинһар өчен, номерымны күрсәтмәгез!
Коллекторлар - бик куркыныч адәмнәр икән. Көненә ничә тапкыр шалтыратып, теңкәгә тияләр. Ишегемә кадәр яндырдылар. Нишләргә дә белмим. Җәй көне МТС симкасы сатып алган идем - элекке хуҗасы бик зур бурычлы булган. Хәзер коллектор шул акчаны миннән даулый...
Ә минем донор икәнемне белеп, почта тартмасына "Ул СПИД белән авырый!" дип язылган фоторәсемемне ташладылар. Бурычыңны түләмәсәң, бөтен шәһәргә таратабыз, дип куркыталар. Узган җәйдә улымны мәктәпкә әзерләгәндә, паспорт белән генә бирә торган оешмадан кредит алган идем. Вакытында түләп бара алмадым. Нәтиҗәдә, бурычым бермә-бер артты. Ул кадәр акчаны түләргә мөмкинлегем дә юк, балам өчен дә куркам. Коллекторларның вәхшилеге һәркемгә билгеле бит...
Сүз дә юк, бүген һәр өченче кеше кредит өстендә утыра. Ипотекасын да түли, машинасын да аласы, баласын да укытасы килә. Ләкин, нинди дә булса документка кул куйганчы, мөмкинлегең турында уйлыйсың, ягъни юрганыңа карап аягыңны сузасың. Шул ук вакытта планнарың бер мизгелдә челпәрәмә килергә - авырып китәргә, эшсез калырга мөмкин. Андый очракта, бурычлының хәленә керердәй мөмкинлекне эзләп карарга кирәк. Бу киңәш коллекторларга кагыла. Бурыч түләнергә тиеш, ләкин вәхши ысуллар белән түгел. Яңа проект әнә шул максатны күздә тота.
Рәзинә Насыйбуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев