Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм белән, студентлар!

25 гыйн­вар бө­тен Рос­сия кү­лә­мен­дә "Тать­я­на кө­не" яки "Сту­дент­лар кө­не" бу­ла­рак бил­ге­ләп үте­лә. Лек­ци­я­ләр­дә кон­с­пект­лар язып утыр­ган, за­чет­лар һәм им­ти­хан би­реп сес­си­я­ләр­не яп­кан, курс һәм дип­лом эше­лә­рен як­ла­ган һәм, го­му­мән, төр­ле чор­да "фән гра­нит та­шын" ки­мер­гән ке­ше­ләр, яшь­лек чо­ры­ның иң гү­зәл чак­ла­рын ис­кә тө­ше­реп, бәй­рәм итә­чәк­ләр. Әй­тер­гә ки­рәк, Яр Чал­лы­да...

25 гыйн­вар бө­тен Рос­сия кү­лә­мен­дә "Тать­я­на кө­не" яки "Сту­дент­лар кө­не" бу­ла­рак бил­ге­ләп үте­лә. Лек­ци­я­ләр­дә кон­с­пект­лар язып утыр­ган, за­чет­лар һәм им­ти­хан би­реп сес­си­я­ләр­не яп­кан, курс һәм дип­лом эше­лә­рен як­ла­ган һәм, го­му­мән, төр­ле чор­да "фән гра­нит та­шын" ки­мер­гән ке­ше­ләр, яшь­лек чо­ры­ның иң гү­зәл чак­ла­рын ис­кә тө­ше­реп, бәй­рәм итә­чәк­ләр.

Әй­тер­гә ки­рәк, Яр Чал­лы­да 25 юга­ры һәм һө­нә­ри уку йор­ты эш­ләп ки­лә. Алар­да 29 мең­гә якын сту­дент бе­лем ала. Шу­лар ара­сын­да чит ил сту­дент­ла­ры да бар. Алар­ның са­ны 10 мең­гә якын. 25 гыйн­вар көн­не алар­ның ба­ры­сын да уку йорт­ла­рын­да кы­зык­лы ча­ра­лар, бәй­рәм кот­лау­ла­ры кө­тә. Мә­сә­лән, Яр Чал­лы­да­гы Ка­зан Идел буе фе­де­раль уни­вер­си­те­ты­ның Ин­жи­ни­ринг үзә­ген­дә, проф­ком­ның тәр­бия, мә­дә­ни­ят һәм спорт эш­лә­ре бу­ен­ча әй­дәп ба­ру­чы бел­ге­че Алек­сандр Его­ров әй­тү­ен­чә, сә­гать 11:00 дә бар­лык Тать­я­на­лар­ны кот­лау тан­та­на­сы уза­чак. Со­ңын­нан сә­гать 12:00 үзәк кар­шы­да­гы мәй­дан­чык­та яшь­ләр өчен кы­зык­лы уен­нар оеш­ты­ры­ла. Сту­дент­лар­ны чәй һәм кой­мак бе­лән дә сый­лы­я­чак­лар.

Яр Чал­лы пе­да­го­гия уни­вер­си­те­тын­да уку йор­ты­ның юби­ляр­ла­рын зур­лау тан­та­на­сы кө­те­лә. Ан­да сту­дент­лар һәм укы­ту­чы­лар кат­на­шын­да ма­тур кон­церт ча­ра­сы уза­чак. Пе­да­го­го­гия көл­ли­я­тен­дә тәр­бия эш­лә­ре бу­ен­ча ди­рек­тор урын­ба­са­ры Аль­би­на Ка­ра­мо­ва әй­тү­ен­чә, "Сту­дент­лар кө­не"н 27 гыйн­вар көн­не ма­тур кон­церт бе­лән бәй­рәм итә­чәк­ләр. Прог­рам­ма­да җыр-би­ю­ләр, нә­фис сүз ос­та­ла­ры­ның чы­гыш­ла­ры бу­ла­чак. Һәм мон­дый ча­ра­лар шә­һәр бу­ен­ча бар­лык уку йорт­ла­рын­да да көт­лә.

Шә­һәр кү­лә­мен­дә исә "Сту­дент­лар кө­не"н тан­та­на­лы рә­веш­тә ин­де үт­кәр­де­ләр. Исе­гез­гә тө­ше­рә­без, бәй­рәм 19 гынй­вар көн­не үт­те. Ан­да 600 дән ар­тык сту­дент кү­ңел ач­ты. Алар­ны бәй­рәм бе­лән Мә­га­риф һәм яшь­ләр бе­лән эш­ләү ида­рә­се баш­лы­гы Ви­нер Ха­ри­сов, ТР Сту­дент­лар ли­га­сы пре­зи­ден­ты Эль­кин Ис­кен­де­ров һ.б. кот­ла­ды­лар.

Мон­нан тыш ча­ра­да Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның "2016 ел сту­ден­ты" пре­ми­я­се­нең шә­һәр эта­бын­да җи­ңү яу­ла­ган сту­дент­ла­рын зур­лау тан­та­на­сы да бул­ды. Әле­ге бәй­ге­дә 50 ләп сту­дент төр­ле но­ми­на­ци­я­ләр бу­ен­ча бү­ләк­лән­де. "Гран-При" һәм 7 нче ча­кы­ры­лыш РФ Дә­ү­ләт ду­ма­сы де­пу­та­ты Әл­фия Ко­го­ги­на­ның исем­ле сти­пен­ди­я­се ия­се Ме­ди­ци­на көл­ли­я­те­нең сту­ден­ты­на - Ве­ро­ни­ка Завь­я­ло­ва­га тап­шы­рыл­ды. 25 гыйн­вар көн­не ул һәм "Ел сту­ден­ты" бәй­ге­се­нең бар­лык фи­на­лист­ла­ры, шә­һә­ре­без­нең юга­ры һәм һө­нә­ри уку йорт­ла­рын­да эш­ләп ки­лү­че сту­дент­лар со­вет­ла­ры­ның рә­ис­лә­ре бе­лән бер­гә Ка­зан­га, рес­пуб­ли­ка "Сту­дент­лар кө­не" нә ба­ра­чак.

Сту­дент ел­ла­ры - һәр­бер ке­ше яз­мы­шын­да оны­тыл­мас хә­ти­рә­ләр бе­лән ис­тә ка­ла тор­ган чор. Ул ки­лә­чә­гең­не бил­ге­ле бер һө­нәр бе­лән дә бәй­ләр­гә, яңа дус­лар, ә кем­гә­дер мә­хәб­бә­тен дә та­бар­га яр­дәм итә. Әле­ге ел­лар як­ты, кү­ңел­ле хә­ти­рә­ләр бе­лән ис­тә кал­сын­нар. Сту­дент­лар да ва­кы­тын­да ты­ры­шып укып, рә­хәт­лә­неп кү­ңел ачып, алар­ны оны­тыл­мас­лык итеп үт­кәр­сен­нәр. Бәй­рәм бе­лән, сту­дент­лар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев