Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм чаралары тыныч узды

Татарстанда 1 май бәйрәменә багышланган барлык массакүләм чаралар да имин, һәлакәтсез генә узган. Бу хакта татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Бәйрәм чаралары республиканың 25 шәһәр һәм районында үткән: халык алдында 21 акция уздырылган, 10 бәйрәм концерты, 6 йөгерү эстафетасы, 3 спорт чарасы оештырылган. Халык алдында уздырылган митнигларның...

Татарстанда 1 май бәйрәменә багышланган барлык массакүләм чаралар да имин, һәлакәтсез генә узган. Бу хакта татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.


Бәйрәм чаралары республиканың 25 шәһәр һәм районында үткән: халык алдында 21 акция уздырылган, 10 бәйрәм концерты, 6 йөгерү эстафетасы, 3 спорт чарасы оештырылган. Халык алдында уздырылган митнигларның барысы да алдан килештерелеп башкарылган. Гомумән алганда Татарстанда бәйрәм чараларында 40 меңләп кеше катнашкан.

Җәмәгать тәртибен сакларга Эчке эшләр министрлыгының 2 меңгә якын хезмәткәре җәлеп ителгән. Моннан тыш халык дружиналары, "Форпост", шәхси сак оешмасы хезмәткәрләре, Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәр хәрбиләре дә җәлеп ителгән.

Татарстанда тупас тәртип бозу очраклары булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X