Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмнәр имин үтсен

Шәһәребездә яңа ел бәйрәме 17 декабрь-дә Боровецк бульварында чыршы ачу танта-насыннан башланып китте

Бәйрәмнәр имин үтсен

Шәһәребездә яңа ел бәйрәме 17 декабрь-дә Боровецк бульварында чыршы ачу танта-насыннан башланып китте. Биредә шәһәр-дәшләр өчен күңелле программа әзерләнгән иде. Бүген Сидоровка бистәсендә һәм Шиш-кин бульварында да чыршы утларын кабыз-ды. 25 декабрьдә шәһәрнең төп чыршысы “Азатлык” мәйданында шәһәрдәшләребезне бәйрәмгә чакыра. Монда гадәттәгечә бик ма-тур һәм күңелле программа күрсәтеләчәк.

Чаллының үзәк чыршысы янында 150 по-лиция хезмәткәре һәм 40 Росгвардия вәкиле җәмәгать тәртибен саклаячак. Юл хәрәкәте иминлеген ДАИның 4 патруль экипажы тәэ-мин итә. Россия полициясенең Чаллы бүлеге башлыгы Руслан Бәдретдинов әйтүенчә, раш-туа төнендә дини йолалар үтәү урыннарында 30дан артык хокук сакчысы халыкның куркы-нычсызлыгы сагында торачак. Аларга шәхси сак хезмәте вәкилләре һәм муниципаль хез-мәткәрләр ярдәмгә киләчәк.

Моннан тыш, 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус ре-жим кертелә, аның нигезендә аерым террито-рияләрдә пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, янгын-га каршы махсус режим гамәлдә булган чорда 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне (бен-галь утларыннан һәм хлопушкалардан тыш) сәнәгать объектлары, транспорт инфраструк-турасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягу-лык-энергетика комплексы чикләреннән 500 м чикләрендә урнашкан территорияләрдә; то-рак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объ-ектлары, кешеләр күп була торган объектлар һәм автомобиль юллары чикләреннән 50 м ераклыкта куллануны тыю гамәлдә.

Тиздән яңа ел. Хәвефле 2020 ел узып, бә-рәкәтле, имин еллар килсен иде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация