Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда укытучыларның август киңәшмәсе үтте

Конференциядә татар мәктәпләре җитәкчеләре алдында татар сыйныфларын туплау өчен ел дәвамында ата-аналар белән эшләү бурычы куелды.

25нче август көнне Чаллыдагы 59нчы полилингваль «Адымнар» мәктәбендә шәһәр педагогларының август конференциясе узды. Анда ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Станислав Андреев, шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. 

Конференция кунаклары башта «Шушы шәһәрдә торам, шушы шәһәрне данлыйм» дип аталган күргәзмә белән танышты. Анда 40ка якын якын проект урын алган иде.  Эшләр 3 юнәлештә тәкъдим ителде.  Балалар шәхси һәм иҗади уңышлары хакында сөйләде, шәһәр тормышын яхшы якка үзгәртү буенча идеяләрен яклады. Мисал өчен, 25 нче мәктәп укучысы Данил Суханов явым-төшемнән саклый торган, уңайлы һәм заманча тукталыш макетын ясаган. Шул ук мәктәпнең тагын бер укучысы табигатькә зыян салмый торган эко-кораб проектын тәкъдим итте. Чаллының төрле мәктәпләрендә белем алучыларның эшләре республика, Россия күләмендәге бәйгеләрдә җиңгән.

Быелгы конференция заманча шартларда муниципаль мәгариф системасының  ныклы үсешен тәэмин итү мәсьәләләренә  багышланды.
Укытучылар алдында чыгыш ясаганда шәһәр мэры Наил Мәһдиев 1 сентябрьдә 69нчы комплекста ачылачак  мәктәп турында да искә алды. «2015нче елга кадәр шәһәребездә 20 ел буе бер мәктәп тә төзелмәгән иде. Хәзерге җитәкчелекнең бурычы – ел саен бер мәктәп торгызу, дигән бурыч куйган идем, сүзебездә торабыз», – диде ул.  

Чаллы тарихындагы иң зур – 1501 урынлык мәктәп төзелеше 2 миллиард 400 миллион сумга төшкән. Ул – «торгынлык» тан соң күтәрелгән 7нче яңа мәктәп.  Моннан тыш 20 балалар бакчасы да торгызылды.  

Мэр шәһәр бюджетының 72 проценты, ә бу ТР һәм РФ бюджеты белән бергә елына 10 миллиард сум акчаны мәгарифкә юнәлдерүне кирәкле дип санавын әйтте. Чөнки укытучылар, әти-әниләр һәм хакимиятнең бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә балалар уңышка ирешә, димәк алар көндәшлеккә сәләтле кешеләр булып үсә. Наил Мәһдиев безнең шәһәр укучыларының уку буенча төп күрсәткечләре  республикадагыдан югарырак булуын ассызыклады. Быел БДИ буенча 43 бала 100 балл җыйган (узган елны 34), 226сы укудагы уңышлары өчен РФ медальләре белән бүләкләнгән.

Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин быелгы уку елы үзенчәлекләре белән таныштырды. 1 сентябрьдән мәгариф өлкәсендәге кайбер законнарда үзгәрешләр үз көченә керә. Әйтик, мәгариф өлкәсендә «хезмәт күрсәтү» дигән төшенчә «укыту программасын тормышка ашыру» төшенчәсе белән алыштырылды. Белемнәрне тормышта куллануга басым ясалачак. Тәрбия бирү төп укыту программасының мөһим өлеше булачак. Белем көне РФ Дәүләт әләмен күтәрү һәм Дәүләт гимнын тыңлаудан башланачак. 5 нче сентябрьдән сыйныф сәгатьләре яңа форматта узачак – укучылар мөһим нәрсәләр турында сөйләшәчәк.  1нче сентябрьдән яңартылган федераль дәүләт мәгариф стандартлары үз көченә керә.

Чаллыда 11  татар мәктәбе эшли, шәһәрдәге балаларның 30 проценты ана телендә белем ала. Ата-аналарның теләген исәпкә алып, 2нче гимназиядә быел 7нче сыйныфта да татарча белем бирү оештырылачак. Узган уку елында татар теленнән төп дәүләт имтиханнарын 55 укучы тапшырды, күпчелеге 4ле, 5легә бирде. 19 укучы татар теленнән республика олимпиадасында катнашты. 41нче, 30нчы, 22нче мәктәпләрдән 3 укучы татар теленнән 9нчы Халыкара олимпиадада җиңү яулады. 12нче мәктәп укытучысы Силүзә Вахитова Бөтенроссия иң яхшы татар теле укытучысы бәйгесендә 2нче урынны яулады. 

Шул ук вакытта Рөстәм Хуҗин милли белем һәм тәрбия бирү юнәлешендәге авырлыкларны да атады. Бу – шәһәр җирлегендә татар сыйныфларын туплау катлаулы булуы. Икенчесе – телне яхшы белмәгән, әмма татар мәктәбендә укырга теләгән балаларны ике телдә укыту өчен махсус сыйныфлар булдырырга туры килә. Конференциядә татар мәктәпләре җитәкчеләре алдында татар сыйныфларын туплау өчен ел дәвамында ата-аналар белән эшләү, һәр мәктәптә тәрбия сыйныфларын ачу, БДИны татар телендә тапшырырга теләгән балаларны эзләү бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация