Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыга тагын нинди объектлар кирәк?

12 августта чаллылылар Төзүчеләр көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан шәһәрдәшләребез арасында: «Шәһәрдә тагын нинди объект төзелүен телисез?» дигән темага сораштыру үткәрдек.

Чаллы – чын мәгънәсендә төзүчеләр шәһәре. СССР вакытында төзүчеләр алны-ялны белмичә Чулман елгасы буенда гүзәл кала һәм бөтен дөньяга даны таралган автогигант – КамАЗны төзеделәр. Бүгенге көндә шәһәр төзүчеләрнең дәвамчылары исә больницалар, мәктәпләр, мәдәният сарайлары, спорт корылмалары, торак йортлар, заводлар төзүне лаеклы дәвам итә. Чаллы елдан-ел үсә, матурлана, аның илебез, республика күләмендә дәрәҗәсе арта. 

12 августта чаллылылар Төзүчеләр көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан шәһәрдәшләребез арасында: «Шәһәрдә тагын нинди объект төзелүен телисез?» дигән темага сораштыру үткәрдек.

Гөлзада Рзаева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:

– Аллаһка шөкер, Чаллыда төзелеш темплары кимеми. Торак йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт корылмалары сафка баса. Мәдәният учреждениеләре дә җитәрлек. Татар һәм рус драма театрлары заманча яңа биналарга күчте. Кыскасы, социаль-мәдәни тормыш кайнап тора. 
Минем бүген иң зур теләгем – фатир ала алмыйча, кеше йортларында яшәргә мәҗбүр булган кешеләр өчен фатирлар төзелсен иде. Эштән соң үз ачкычың белән ачып, үз өеңә кайтып керүдән дә зур бәхет юк бит. Кызганыч, күп кенә шәһәрдәшләр бу бәхеттән мәхрүм. Ипотека, кредит алырга мөмкинлекләре булмаганнар өчен махсус программа буенча социаль торак булдырылсын иде. 

Илгиз Сәхәбиев, эшмәкәр:

– Чаллыда зур аквапарк төзелүен теләр идем. Бу хакта инде шәһәрдә бик күп тапкырлар сүз куерттылар. 2017 елда, мәсәлән, аны 36-37нче бистәләр артындагы карьерда төзергә мөмкин дип сөйләгәннәр иде, 2020 елда Чулман проспектында бер буш мәйданда урнашачак диделәр. Тик нишләптер әле дә моңа алынырга теләүче юк. Гәрчә әлеге объект кая барырга белми аптыраган шәһәр халкы өчен дә менә дигән ял итү урыны булыр иде. Моннан тыш, анда якын-тирә район-шәһәрләрдә яшәүчеләр дә килеп, шәһәребез казнасын тулыландыру өчен саллы гына өлеш кертер иде, минемчә. 

Алинә Баһаветдинова, ике бала әнисе:

– Тулаем алганда, шәһәребездә бар да бар: зурдан-зур сәүдә, күңел ачу үзәкләре, ял парклары, аттракционнар, мәчетләр, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башкалар. Хәтта кафе-рестораннар да чат саен диярлек, ашарга пешерәсе килмәсә, бардың-кайттың, акчаң гына булсын... Мин «Мәләкәс аръягы» микрорайонында яшим. Алда санап киткәннәрне үзебездә дә бар димәс идем, аларны эзләп «шәһәргә» барырга кирәк. Аңлыйм, районыбыз яңа, әле һаман төзелеп кенә килә. Берничә ел эчендә шактый зурайды. Тик! Күпкатлы йорт өстенә йорт төзиләр. Яшәүчеләрнең барысы да диярлек ике, өч, дүрт балалы яшь гаиләләр. Балалар бакчалары шактый булса да, алар шыплап тулган. Ә мәктәп икәү генә. Кызым 39нчы мәктәптә ике ел рәттән 2нче сменада укыды. Быел да шулай булмаса ярый әле дип куркып торам. Балаларга иркенләп укырга мәктәпләр җитәрлек булсын иде. Әле тәрбиячеләргә, укытучыларга да кытлык бит. Шәһәребез хакимияте анысын да исәпкә алса бик яхшы. Шулай ук агачлары, ял итәрдәй скамейкалары булган бер генә булса да парк кирәк. Агачлар дигәннән, алар хәтта ишегалларында да юк диярлек: кыска куаклардан кала, тегендә-монда бер-ике кечкенә агач күренергә мөмкин. Яшеллек күп булсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация