Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы үсештә. Мэр үтеп баручы елга нәтиҗә ясады

2021 ел Чаллы өчен уңышлы булды. Икътисадның төрле өлкәләрендә үсеш күзәтелде. Узып баручы елның соңгы дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев бу һәм башка мөһим темалар хакында чыгыш ясады.

Ул 80нән артык милләт вәкиле дус, тату яшәгән Чаллыда, туган телләр һәм халыклар дуслыгы елында төрле чараларның, шулай ук РФ Дәүләт Думасына сайлауларның, халык санын алуның уңышлы узуын да ассызыклады. 
Шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше куандырырлык. Якынча нәтиҗәләр буенча барлыгы 276 млрд сумлык, ә «КАМАЗ» ГАҖдә 11 айда 191 млрд сумнан артык товар җитештерелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 26%ка артык.  Шулай ук «С.Титов исемендәге катыргы- кәгазь комбинаты» халык предприятиесе, «Чаллы икмәге» ААҖ һәм башка предприятиеләрнең дә эш күрсәткечләре яхшы. 
2021 елда шәһәргә барлыгы 54 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән. Бүгенге көндә алгарышлы социаль-икътисады үсеш территориясе статусы алган 39 предприятие уңышлы эшли. Алар 21 млрд сум инвестиция җәлеп итеп, 6 000нән артык өстәмә эш урыны булдырганнар. Бюджетларга  8 миллиард 200 миллион сум салым түләнгән, бу 2020 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк. Шулай ук сәүдә, төзелеш оешмалары да нәтиҗәле эшләде. 
2021 елда – 2 яңа мәктәп, 3 балалар бакчасы төзелде. Үзмәшгульләр саны 24 меңгә җитте. Алар табышны 50%ка арттырганнар, казналарга 14 миллирад сум салым түләгәннәр. 
Мэр әйтүенчә, шушы көннәрдә 69нчы микрорайонда яңа мәктәп төзелә башлый. 1500 урынга исәпләнгән белем йорты 2022 елның 1 сентябрендә ачылырга тиеш. 2022 елның беренче ярытысында 1 млрд 800 млн сумлык «Мастеровые» рус драма театры файдалануга тапшырылачак. «Төзекләндерелгән мәктәп, юллар, иҗтимагый киңлекләр, ишегалларын тиешенчә сакларга, тәртиптә тотарга кирәк», – диде шәһәр башлыгы. Калабызны төзекләндерү, үстерү буенча эшләр киләсе елда да дәвам итәчәк.  
Эшсезлек дәрәҗәсе – халыкның тормыш дәрәҗәсен билгели торган төп күрсәткеч. Бүгенге көндә ул 0,4 %ны тәшкил итә. Рәсми рәвештә 1130 эшсез кеше исәптә тора. Шул ук вакытта 9000нән артык вакансия бар. «Бүгенге көндә югары квалификацияле кадрларга кытлык зур. Сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләренә – белемле белгечләр, предприятиеләргә эшче куллар җитми. Бу республикада хәл ителергә тиешле җитди мәсьәлә», – диде мэр. 
48/20 йортында газ шартлау шәһәребез тормышында 2021 елгы иң зур фаҗигаләрнең берсе булды. Зыян күргән шәһәрдәшләребезгә тиз арада тиешле ярдәм күрсәтелде. Шартлаудан җимерелгән фатирлар 2 ай эчендә  заманча итеп яңартылды. Бүген инде шәһәрдәшләребез яңартылган, матур фатирларына кайттылар. Мэр сүзендә торды – алар Яңа елны үз өйләрендә каршылыйлар. Мондый бәла-казалар башка кабатланмасын, халыкка шатлыклы хәбәрләр генә килеп торсын иде. 
Мэр замана геройлары – сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә кеше гомерләрен саклап калуда фидакарьләрчә хезмәт куйганнары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук вакыйгалар агымын, тулы һәм төгәл итеп, халыкка җиткереп торучы матбугат чаралары вәкилләренә дә рәхмәт сүзләре яңгырады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация