Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы укучылары каникуллар вакытында кайда эшли алачак?

Быел яшүсмерләрне эш белән тәэмин итү өчен шәһәр бюджетыннан 7 миллион 709 мең сум акча бүлеп бирелгән.

1 июньнән мәктәп укучылары өчен бишенче чирек башлана. Бу чорның ничек үтүе укучыларның киләчәктәге рухи һәм физик сәламәтлекләрендә дә чагылыш табачак. Шунлыктан балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсе көн үзәгендәге мөһим бурыч санала. Эшне планлаштырганда, традицион рәвештә, балигъ булмаганнар арасында хокук профилактикасына, сәламәтлекне ныгыту һәм хезмәт белән тәэмин итүгә игътибар юнәлдерелә.

2018 елда 18 482 баланы ял иттерү һәм сәламәтләндерү планлаштырыла: мәктәп яны лагерьларында – 10 702, хезмәт һәм ял лагерьларында –1000, муниципаль һәм дәүләт учреждениеләрендә эшләүчеләрнең балалары өчен шәһәрдән читтә – 215; коммерция оешмасында эшләүчеләрнең балалары өчен – 2025; профильле сменаларда – 4540 бала ял итәчәк.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев эшлекле киңәшмәдә балалар ялын оештыручылар өчен куркынычсызлык һәм туклану иң төп мәсьәләләр булырга тиешлеген ассызыклады: “Тагын бер тапкыр туклану белән бәйле барлык якларны тикшереп чыгуыгызны сорыйм. Россиядә ял итәргә баручы балаларның хастаханәләргә эләгү очраклары булып тора. Мондый хәлләргә юл куймас өчен, барлык тукландыру блокларын, санитар китапларны һ.б. ларны тиешенчә тикшерүегезне сорыйм. Җитешсезлекләр ачыкланган икән, күз йомуларга урын булмаска тиеш”. Шулай ук шәһәр хакиме лагерьларда җәмәгать тәртибен саклауны да һәрвакыт күз уңында тоту кирәклегенә басым ясады.

Балаларның ялын оештыру өчен быел 142 миллион сум акча каралган, шул исәптән республика бюджетыннан – 83 миллион сум, шәһәрдән – 5 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелә, предприятиеләрдән һәм ата-аналардан – 54 мең сумнан артык. Быел стационар лагерьларга бару бәясе 18 000 сумнан 21 000 сумга кадәр тәшкил итә.

2018 елда белем бирү оешмалары базасында барлыгы 51 мәктәп яны лагере һәм 49 хезмәт һәм ял отряды оештырылачак. Быел 7 өстәмә сәламәтләндерү лагере ачу да планлаштырыла.

Җәйге вакытын ял итеп кенә түгел, эшләп уздырырга теләүче яшүсмерләр дә бар. Бу, бердән, өстәмә табыш чыганагы дип каралса, икенче яктан, буш вакытны файдалы итеп үткәрергә, хезмәт тәмен татырга мөмкинлек бирә. Быел яшүсмерләрне эш белән тәэмин итү өчен шәһәр бюджетыннан 7 миллион 709 мең сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчага 2304 укучыга эш урыны булдырылачак. Ике сәгатьлек эш көне 3704 сум тәшкил итәчәк.

Шәһәр хакиме балаларны җәйге каникул вакытында эш белән тәэмин итүгә җитди карарга чакырды. Билгеле булганча, күпчелек хокук бозулар эшсезлектән интегеп йөрүче яшүсмерләр тарафыннан башкарыла. “Әгәр хезмәт аерым бер квалификацияне таләп итми икән, эш табу мөмкинлеген эзләргә кирәк. Әлбәттә, бу өстәмә мәшәкать, балаларны контрольдә тоту зуррак җаваплылык сорый. Ләкин хезмәт тәрбиясенең әһәмиятен аңлаган җитәкчеләр юлларны эзләрләр. Шәһәр дә чистарак булыр. Эшкә урнашкан укучылар санын берничә тапкыр арттырырга кирәк”, – дип белдерде Наил Мәһдиев.

Мәктәп укучылары Яшьләрне хезмәт белән тәэмин итү үзәге һәм Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаша алачак. Беренче очракта балалар мәктәп яны участокларында, парк һәм скверларда эшләячәк. Ә “Чаллы икмәге”, “Чаллы су каналы”, “КАМАЗ”, Двигательләр заводы, “Сатурн”, “КОРИБ” кебек предприятиеләргә 980 яшүсмерне урнаштыру планлаштырыла.

Мәктәп укучылары өчен тору урыннарына якын җирләрдә 31 спорт мәйданчыгы, 12 ял мәйданчыгы оештырылачак. Тәртипләре буенча исәптә торган балигъ булмаганнар быел да “Йолдызлы десант”, “Патриот” кебек палаткалы лагерьларда ял итәчәк. Тормыш шартлары авыр булган 739 балага сәламәтләндерү лагерьларына һәм санаторийларга путевка биреләчәк. Җәйге сәламәтләндерү чоры 1 июньнән- балаларны яклау көнендә башлана. Әлеге чорның ни дәрәҗәдә оешкан һәм файдалы үтүе уртак тырышлыктан да тора.

 

Лилия Фәттахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф