Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда ике яңа торак микрорайоны барлыкка килергә мөмкин

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты җитәкчелегендә шәһәр төзелеше һәм авыл торак урыннарын планлаштыру кафедрасы мөдире Александр Дембич җитәкчелегендәге төркем Чаллының яңа генпланын әзерли.

Проект тәкъдимнәре кысаларында эшче төркем шәһәргә Тукай районының бер өлешен кертергә һәм ике яңа район төзергә тәкъдим итте. Аларның эш атамалары - "Көньяк" (Южный) һәм "Көнчыгыш" (Восточный) торак микрорайоннары.
2 570 га мәйданлы «Көньяк» урын көньяк-көнбатышта урнашкан, анда хәзер «Чаллы-Бройлер» кошчылык фабрикасының санитар зонасы һәм бакча җәмгыятьләре урнашкан. "Көнчыгыш"та исә 431 га җир - шәһәрнең 16К-1558 Чаллы юлы - водозаборга таба озынайган өлеше, бу юл Олы Шилнә, Кече Шилнә һәм Әҗмәкәй авыллары чикләре янында урнашкан. Бу киңлектә коттедж бистәләре аз түгел.

«Көньяк» микрорайонын төзү «Чаллы-Бройлер»ны башка территориягә күчерүне күздә тота. Гәрчә «Агрокөч» вәкилләре моңа каршы булса да, алар фикеренчә, предприятиене күчерү өчен 15 миллиардны сум акча кирәк булачак.

- Чынлыкта монда транспорт белән тәэмин итү бик яхшы эшләнелгән. Әлеге территорияне кушу ("Чаллы-Бройлер" - күздә тотыла) эксплуатацияләү һәм гамәлгә ашыру сроклары күзлегеннән караганда чынбарлыкка якынрак кебек. Карарны, әлбәттә, кичектерергә мөмкин, тик мин иртәме-соңмы, кошчылык фабрикасының моннан начар ис килгәнгә генә булса да китәчәгенә ышанам. Чаллылылар моны белә, һәм, җил моннан барганда, бөтен шәһәр газап чигә бит", - дип сөйли Дембич.

kam.business-gazeta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация