Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда тагын бер зур хастаханә булачак

Шәһәр мэры әйтүенчә, 5нче хастаханә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе кебек зур һәм заманча җиһазландырылган булырга тиеш.

Чаллыда 5нче хастаханәгә яңа бина кирәклеге бәхәссез. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев бу мәсьәләне үзенең контролендә тота. Аның әйтүенчә, 5нче хастаханә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе кебек зур һәм заманча җиһазландырылган булырга тиеш. “ТР президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге сәламәтлек саклау учреждениесенә яңа бина төзергә  рөхсәтен бирде. Бүгенге көндә проект-смета документлары әзерләнә”, - диде ул.

Тиздән хастаханәнең яңа бинасы өчен җир участогы билгеләнәчәк. Ул логистика буенча уңайлы һәм мәйданы буенча зур булырга тиеш.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация