Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда яңа аттракцион ачыла

Чаллының ГЭС бистәсендәге Комсомол паркында яңа аттракцион куелачак. «Жемчужина» дип аталган әлеге аттракцион август башында эшли башлаячак.

 Ул шәһәрдәшләр яратып өлгергән «Летучий Голландец»ның кечерәйтелгән вариантын хәтерләтә.
 «76 квадрат метр мәйданны алып торган «Жемчужина» атынгычына берьюлы 12 кеше утыра ала. Килешү буенча, аттракционны паркка 31 июль көнне кич китерәчәкләр. Монтажчылар 3 августта аны җыеп тапшырырга тиеш. Шуннан соң аттракционны Мәскәү экспертлары тикшереп, аның кулланышка яраклы булуы турында техник белешмә бирә.

Аннары Гостехнадзорга хәбәр итәбез. Алар сынау үткәреп, бар да тәртиптә дип табылганнан соң, аттракционга дәүләт номеры биреләчәк», – ди Яр Чаллы шәһәре мәдәният һәм ял паркы муниципаль унитар предприятиесенең директор урынбасары Ришат Сәлимгәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация