Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыга республиканың баш мөфтие килә

Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чарада катнашачак.

Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан районнарына эшлекле сәфәрләре дәвам итә. Иртәгә, 15 апрельдә, республикабызның баш мөфтие Чаллыга киләчәк. Визиты кысаларында ул, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында, Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чарада катнашачак. Аны тамаша кылырга килүчеләргә динебез тарихыннан театральләштерелгән күренеш, мөнәҗәтчеләр чыгышы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук баш мөфтинең шәһәр имамнары белән очрашуы һәм ифтар мәҗлесендә катнашуы көтелә. Бу хакта редакциябезгә Чаллының имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла хәбәр итте.

Рамазан ае башланганнан алып Камил хәзрәт Сәмигуллин инде Мөслим, Чистай, Теләче, Буа районнары, Казан шәһәренең «Туган авылым», «Сәлах», «Ярдәм» мәчете мөселманнары белән күрешергә өлгерде.

Илшат Солтанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация