Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы бәйрәмгә әзерләнә

Быелгы шимбә өмәләре "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеге кысаларында уза. Гомумән, безнең шәһәрдә дә әлеге үзәк вәкилләре шимбә өмәсенең алгы сафында булды. Кыштан калган чүп-чардан арынып, яктырып киткән ишек аллары, йорт яннары көннән-көн ямьләнә. Узган шимбәдә автоном коммерцияле булмаган "Чудо-дети" дәвалау педагогикасы үзәге оешмасы - Парк тыкрыгын, "Яр буе...

Быелгы шимбә өмәләре "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеге кысаларында уза. Гомумән, безнең шәһәрдә дә әлеге үзәк вәкилләре шимбә өмәсенең алгы сафында булды.

Кыштан калган чүп-чардан арынып, яктырып киткән ишек аллары, йорт яннары көннән-көн ямьләнә. Узган шимбәдә автоном коммерцияле булмаган "Чудо-дети" дәвалау педагогикасы үзәге оешмасы - Парк тыкрыгын, "Яр буе 36" территорияләре советы вәкилләре үз микрорайоны җирлеген җыештырдылар.

- Безнең комплекс шәһәрдә иң яшьләрдән санала. Яшеллек юк дәрәҗәсендә, ә төзелеш әле дә дәвам итә. Шуңа күрә ел саен агачлар утыртуны планга керттек. Узган ел бер йорт ишек алдында пирамидаль тупыллар утырткан идек, быел каеннарга өстенлек бирергә булдык, - ди совет җитәкчесе Людмила Калачева.

Чаллы яшьләренең активлыгы аеруча куандыра. Әйтик, шәһәр советы каршындагы иҗтимагый яшьләр парламенты әгъзалары "Гренада" паркын тәртипкә китерде. Гомумән, "Яшьләр - чиста шәһәр өчен" акциясенең үз традициясе һәм 10 еллык тарихы бар. Быел "Гренада"ны җыештыруга 23 иҗтимагый оешмадан 300 кеше чыкты. Парк зонасы көне буе яшьләрнең шат авазларыннан, дәртле музыка тавышыннан гөрләп торды. Өстәвенә, узган елгы яфраклардан иң яхшы фигурага бәйге дә игълан ителде. Бөек Җиңү көнен шәһәребез тагын да ямьләнеп, бәйрәмчә бизәлеп каршыласын өчен, бүген һәркем үзеннән лаеклы өлеш кертә.

Рәзинә Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев