22 апрель 2015 яңалыклары
-
Чаллыда мошенниклыкның яңа төре ачыкланды
Билгесез кешеләр электрон терминалдан үзләре үк керткән акчаларны кире алу өчен махсус җайланмадан кулланганнар. Шикләнелүче ике кеше - Дагыстаннан 29 һәм 33 яшьлек адәмнәр «Ак мәчет» тукталышы янында җир асты кичүендә урланган акча белән тоткарланганнар. Аларның янында «модернизацияләнгән» купюралар да була. Алар шуның ярдәмендә терминалны "алдыйлар". Ачыкланганча, кырын гамәлне кылучылар...
-
Телетапшыруларны вакытлыча туктатып тору планлаштырыла
Бүген, 22 апрельдә Татарстан территориясендә кайбер телетапшыруларны вакытлыча туктатып тору планлаштырыла. Россия коммуникация күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, аппарат-студия комплексындагы профилактик эшләр башкару белән бәйле рәвештә түбәндәге телевизион программаларны трансляцияләү эше туктатылачак. Исемлеге һәм туктатылу вакыты: "Россия-2" (2:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр); "НТВ" (2:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр); "Карусель"...
-
Чаллы бәйрәмгә әзерләнә
Быелгы шимбә өмәләре "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеге кысаларында уза. Гомумән, безнең шәһәрдә дә әлеге үзәк вәкилләре шимбә өмәсенең алгы сафында булды. Кыштан калган чүп-чардан арынып, яктырып киткән ишек аллары, йорт яннары көннән-көн ямьләнә. Узган шимбәдә автоном коммерцияле булмаган "Чудо-дети" дәвалау педагогикасы үзәге оешмасы - Парк тыкрыгын, "Яр буе...
-
Хәтер көненә – автобуслар
Быел Хәтер көне 21 апрельгә туры килде. Бу көнне "Педагогия институты" тукталышыннан "Пак-Инвест" предприятиесе автобуслары халыкны зиратларга алып барды. Шәһәрдәшләребез туганнарының, якыннарының каберләрен тәртипкә китерделәр. "До кладбища" дип язылган автобуслар 25 апрельдә дә халыкка хезмәт күрсәтә. Бу көнне ябык зиратлар тәртипкә китерелә. "Горкоммунхоз" муниципаль предприятиесе эш кораллары һәм үсентеләр белән...
-
Җәйге спорт сезоны ачыла
24 апрельдә Чаллыда җиңел атлетика эстафетасы белән җәйге спорт сезоны ачыла. Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Ярышларда мәктәп укучылары, студентлар, предприятие һәм оешма вәкилләре катнаша. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм кубоклар бирелә.
-
Теплоходка – яшел ут
30 апрельдән Чаллыдан Алабугага, Түбән Кама аша Соколкига теплоход йөри башлый. М-8 теплоходы хуҗалары әйтүенчә, билет бәясе узган елдагыча 167 сум. Теплоход Үзәк урамдагы иске дебаркадердан һәр көнне иртәнге 7дә кузгала. Ветераннарга, лаеклы ялдагыларга һәм 12 яшькә кадәрге балаларга 50 процент ташлама каралган. Ә 7 яшькә кадәргеләр бушлай йөри.
-
Изге айга аяк бастык
20 апрель мөселман тәкъвимендә изге саналган Рәҗәб, Шаһбан һәм Рамазан айлары башланды. Рәҗәб, Шаһбан һәм Рамазан айларында ислам диненең иң кадерле өч киче билгеләнә. Рәҗәб аенда мөселманнар Рәгаиб кичен, Шаһбанда Мигъраҗ, Рамазан аенда Бәрәат кичен билгеләп үтәчәк. Рәгаиб быел 24 апрельгә каршы төндә, Мигъраҗ 15 май, Бәрәат 1 июньгә туры...