Шəhри Чаллы

Чаллы гаиләләренә шәһәр яныннан 65 гектар җир бүлеп бирелде

Күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­гә хө­кү­мә­те­без һә­ряк­лап яр­дәм итәр­гә ты­ры­ша. Алар­ның яшәү шарт­ла­рын ях­шыр­ту бе­лән бер­гә, һәр­төр­ле со­ци­аль таш­ла­ма­лар­дан да фай­да­ла­ну хо­кук­ла­ры бар. Шәх­си то­рак тө­зе­ле­ше өчен җир бү­леп би­рү исә мон­нан ике ел элек ке­нә га­мәл­гә кер­де. Исе­гез­дә­дер уз­ган ел Чал­лы­да­гы күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­гә "Көн­ба­гыш­кай" дип ата­ла­чак бис­тә­дән ки­шәр­лек­ләр би­рел­гән иде....

Күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­гә хө­кү­мә­те­без һә­ряк­лап яр­дәм итәр­гә ты­ры­ша. Алар­ның яшәү шарт­ла­рын ях­шыр­ту бе­лән бер­гә, һәр­төр­ле со­ци­аль таш­ла­ма­лар­дан да фай­да­ла­ну хо­кук­ла­ры бар. Шәх­си то­рак тө­зе­ле­ше өчен җир бү­леп би­рү исә мон­нан ике ел элек ке­нә га­мәл­гә кер­де. Исе­гез­дә­дер уз­ган ел Чал­лы­да­гы күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­гә "Көн­ба­гыш­кай" дип ата­ла­чак бис­тә­дән ки­шәр­лек­ләр би­рел­гән иде. Бер ел­дан соң би­ре­дә нин­ди үз­гә­реш­ләр бул­ды икән соң? Тө­зе­леш баш­лан­ган­мы икән, дип кы­зык­сын­сак, буш кыр­да җил­ләр уй­на­га­нын гы­на күр­дек, ди­сәм ял­гыш­мам, гәр­чә, кай­бер­җир­ләр­дә бер-ике ала­чык шәй­лә­нә. Бак­саң га­и­лә­ләр йорт­лар тө­зү, тө­зе­леш баш­лау өчен би­ре­дә шарт­лар бул­мау­дан ин­тек­кән­нәр. Мин күп ба­ла­лы Та­ли­пов­лар бе­лән сөй­лә­шәм, (алар үз­лә­ре­нең чын исем-фа­ми­ли­я­лә­рен күр­сәт­мә­ү­не үтен­де­ләр) "электр кер­тел­мә­гән, су юк, юл­лар са­лын­ма­ган, ни­чек бо­лай да ба­ла­лар­ны тәр­би­я­лә­ү­дән ары­на ал­мый­быз, ни­чек итеп тө­зе­леш баш­ла­мак ки­рәк", ди­де­ләр. Әйе, йорт са­лу, ка­рал­ты-ку­ра тер­ге­зү өчен ут һәм су иң ки­рә­ге. Бу га­зап­лар­дан үз­лә­рен азат итеп күп ге­нә га­и­лә­ләр җир ки­шәр­лек­лә­рен са­тып җи­бәр­гән­нәр.

Иш­ле га­и­лә­ләр­гә җир учас­ток­ла­ры би­рү бү­ген­ге көн­дә дә дә­вам итә. Шу­шы хө­кү­мәт прог­рам­ма­сын дә­вам итеп Чал­лы­да яшә­ү­че га­и­лә­ләр өчен шә­һәр янын­нан 65 гек­тар җир бү­леп би­рел­де.

Шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның җир һәм мөл­кәт мө­нә­сә­бәт­лә­ре ида­рә­се җи­тәк­че­се Лю­ция Куд­ря­шо­ва бо­лай ди­де:

-Күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­дән ай са­ен җит­меш­ләп җир би­рү­не со­рап га­ри­за ке­рә. Бү­ген­ге көн­дә 4039 шун­дый мө­рә­җә­гат­не тер­кә­дек. Шу­лар­ның 3817сен чи­рат­ка куй­дык. 2325 га­и­лә ин­де җир ки­шәр­ле­ге алу­га иреш­те.

Шә­һәр­нең үз би­лә­мә­лә­рен­дә буш мәй­дан­нар юк. Шу­ңа кү­рә яр­дәм­гә күр­ше Ту­кай ра­йо­ны ад­мин­ст­ра­ци­я­се яр­дәм­гә ки­лә. Әле ге­нә шә­һәр му­ни­ци­паль мил­ке­нә ту­кай­лы­лар ике урын­нан 65 гек­тар җир учас­ток­ла­ры­на өлеш чы­гар­ды. Алар­ның бер­се Сә­мә­кәй авы­лы янын­да бу­лып 35 гек­тар би­лә­мә­не тәш­кил итә. Икен­че­се исә 30гек­тар һәм ул Кал­маш авы­лы янын­да. Бо­лар ике­се дә күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­гә би­ре­лә­чәк җир­ләр. Тиз­дән җир­ләр кар­дан әр­чел­гәч би­ре­гә ху­җа­лар ки­лер. Шу­ны ал­дан әй­тә­се ки­лә, "Көн­ба­гыш­кай"­да­гы ке­бек шарт­лар бул­ма­са тө­зе­леш­ләр тиз ге­нә баш­лан­мас, юга­ры­да­гы­лар бу ту­ры­да да уй­лан­сын­нар иде.Та­гы бер проб­ле­ма һәр ике җир би­лә­мә­лә­ре дә Чал­лы­дан 30-35 ки­ло­метр ерак­лык­та ур­наш­кан, ан­да-ба­ру кай­ту өчен тран­с­порт бу­луы шарт. Әле шәх­си ма­ши­на­ла­ры бул­ган­нар өчен бу проб­ле­ма тү­гел, ә күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­нең бел­гә­не­гез­чә ке­рем­нә­ре аз, ав­то­мо­биль са­тып ала ал­мый­лар. Шу­ңа би­лә­мә­ләр та­раф­ла­ры­на да­и­ми рә­веш­тә ав­то­бус­лар йө­рүе дә шарт бул­са иде.

Җир ки­шәр­лек­лә­ре алу күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­нең кай­бер­лә­ре­нә шат­лык бул­са, икен­че­лә­ре­нә кай­дан тө­зе­леш ма­те­ри­ал­ла­ры та­бар­га?, ди­гән хәс­рәт ул. Мә­сә­лән, Са­би­ров­лар тө­зе­сәк ки­лә­чәк­тә ба­ла­ла­ры­быз­га яшәр­гә йорт бу­лыр, дип хы­ял­ла­на­лар, Әх­мәт­шин­нар исә җир­не алу­ын алыр­быз, кай­дан гы­на нин­ди ак­ча­га кир­печ, ком, це­мент алыр­быз да, кем­нәр ге­нә тө­зеп би­рер, дип кай­гы­ра. Биг­рәк тә бюд­жет һәм КА­МАЗ сес­ти­ма­сын­да эшә­ү­че ата-ана­лар өчен шу­лай уй­лый. Ба­ры бер ку­а­ныч бар: җир­не са­тып бак­ча­сы бе­лән бер­гә әзер йорт алу. Бу ва­ри­ант та на­чар тү­гел ми­нем­чә. Без­нең ха­лык­та "кер­гән бе­лән чык­кан бер тү­гел",ди­ләр. Хө­кү­мә­те­без­гә рәх­мәт, җир би­реп күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­нең хә­ле­нә ке­рә, яр­дә­мен­нән таш­ла­мый. Җи­ре бар­ның өе бар.

Шә­һә­ре­без янын­да бер­ва­кыт яңа бис­тә­ләр үсеп чы­гар, без алар­га ка­рап сок­ла­ныр­быз да "без­нең за­ман­да тө­зел­де", ди­яр­без.

Мир­һа­ди Ра­зов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: