Чаллы халкы “Камал театры” билетларын кырып-себереп алып бетерде
Тормышыбыз - театр, без шундагы артистлар. Үз тормышыбызны сәхнәдән карап күреп бәялибез, үзебездән үзебез көләбез, кеше хәсрәтен йөрәктән үткәреп елыйбыз. Барысы да артистлардан тора. Ышандыралармы? Ышандырсалар, күз яше кызганыч түгел, зал белән кубып көләргә дә була. Хис-кичерешләрнең менә шушы өске һәм аскы ноктасында биетеп йөртә алган сәхнә әсәрләре тамашачы алдында...
Чаллыга "Камал театры" килә! Аның исемен тутырып язу, мөгаен, кирәк тә түгелдер. Халык арасында ул нәкъ менә Камал театры буларак йөри. Һәр театрның үз йөзе бар. Әмма Камал театры ул татар театрлары арасында иң аерылып торганы. Эш башкаланыкы булуда гына да түгел. Ә алтын ядкәрле тарихында, аның мәшһүр артистларында: алар тамашачының хис-кичерешләрен менә шушы ике нокта арасында уйната беләләр. Кирәк икән көлдерәләр, шул ук урында елаталар да...
Камал театрының Чаллыдагы гострольләре 14 февральдән башлана. Әле бер атна вакыт бар, ә инде билетлар сатылып та беткән. Халык кырып-себереп алган. Яраталар чөнки, көтеп алалар. Сәбәбе - камаллылар автокалага көттереп кенә киләләр: елына бер тапкыр...
- Без Россиядәге, Татарстандагы барлык шәһәрләргә караганда Чаллыга ешрак йөрибез, - дип сөйли театр җитәкчесе - Илфир Якупов Чаллы шәһәр идарәсендә узган матбугат конференциясендә. - 14-21 февраль аралыгында барлыгы 5 спектакль куелачак. Бер спектакль ике тапкыр уйнала. Моның сәбәбе нидә? Кайбер спектакльләрне сораучылар күп. Ә бер тамаша белән генә барысының да ихтыяҗын канәгатьләндерү мөмкин түгел. Өлгермәүчеләр бар, еш кына халык: "Җитешмәдем, билет калмады, барасы бик килгән иде", - дип зарланалар. Шуның өчен шундый карарга килдек тә инде. Репертуарга килгәндә, тамашычаларга Туфан Миңнуллиннын "Диләфруз" ремейк әсәре тәкъдим ителәчәк. Бу юлы комедиягә яна музыкаль сулыш кертелде. Шулай ук премьера әсәрен алып килдек: "Бармы ришвәттән дәва?" дип атала. Узган ел "Сөясеңме, сөймисеңме?" спектаклен Чаллы тамашачысы бик яратып кабул итте. Спектакль шулай ук аншлаг белән узды. Аны быел да алып килдек.
Ә хәзер спектакльләргә аерым-аерым тукталып узыйк. Нинди тамашалар, нәрсә турында булачаклар - боларын Г. Камал театры артисты Фәнис Җиһанша сөйләде.
- Иң төп спектакльләрнең берсе - драматург Зөлфәт Хәким язган "Ришвәттән бармы дәва?" дип атала. Режиссеры - Илгиз Зәйниев. Татарстада һәр елны "Яңа татар пьесасы" дигән бәйге уздырыла. Без шунда яңа драммтурглар, яңа пьеса әсәрләре эзлибез. Арадан яхшыларын сайлап алып, шуны эшкәртәбез, яңартабыз, төзәтәбез. Яшь язучы, драмматургларга остазлар киңәшләр бирә. Ә Зөлфәт Хәким әсәрләре инде бездә күптәннән куела. Спектакль ни турыда соң? Төп каһарман - мәктәптән, эштән куылган гап-гади бер химия укытучысы ришвәтчелектән дару уйлап таба. Бу даруны Мәскәүгә алып барырга тели. Дөрестән дә эшли микән дару? Башкала белгечләре тикшерсеннәр, сынап карасыннар, дигән максат белән янып йөри. Бу дару турында бөтен район белеп ала. Шуннан соң ыгы-зыгы башлана да инде. Барысы да баш калкыталар - администрация башлыгыннан алып, барлык түрәләр, военкомнар һәм башкалар. Берсе дә төп каһарманның Мәскәүгә китүен теләми. Чөнки алар өчен моның ахыры аянычлы тәмамланырга мөмкин. Спектакльдә исемендә бирелгән соаруга ниндидер төгәл җавап юк. Төп сорау ачык кала бирә. Өч төрле финал фаразлана. Чынлап та уйлап табылганмы ришвәттән дәва? Яисә каһарман үз даны, үз ихтыяҗын канәгатьләндерү максатыннан гына уйлап чыгарганмы? Әсәрдә тагын өченче финал да бар. Кайсы финал дөрес - монысы һәркем өчен төрлечә. Кем ничек фикер йөртә, ничек уйлый, шуңа карап һәркем үз нәтиҗәсен ясаячак...
Икенче төп спектакльләребезнең берсе -"Диләфрүзгә ремейк" - элекке "Диләфрүзгә дурт кияү" әсәренең үзгәртелгән варианты. 70 нче елларда ук язылган пьеса инде ул. 7 ел элек "Гашыйклар көне" уңаеннан үзгәртеп язылды. Ул вакытта Туфан ага Миңнуллин да исән иде әле. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән берлектә үзгәртеп яздылар...
Фәнис Җиһанша әлеге ике спектакльләрдә дә төп рольләрне башкара. "Ришвәттән бармы дәва?" тамашасында ул химия укытучысы, ә "Диләфрүзгә ремейк" әсәрендә - Диләфрүзне үзенә каратырга ымсынып йөрүче кияүләрнең берсе - халык авыз иҗаты жыю белән мавыга торган, фольклорчы - Галим исемле 60 яшьлек карт.
- Каратырга тырышып йөрим йөрим дә, әмма ул минем билгеле бер сәбәпләр аркасында барып чыкмый, - дип көлә Фәнис Җиһанша, Алсу Каюмовага карап.
- Әйе, аның берни дә барып чыкмый... - ди аңа каршы Алсу Каюмова да.
Фәнис Җиһанша әсәрдән бер өзекне шәһәр хәкимияте йортында, журналистлар каршында ук уйнап күрсәтергә тәкъдим ясады. Хезмәттәше генә баш тартты...
Кунакларга шулай ук журналистлардан сораулар да яңгырады. Кемдер Камал театрының "Инстаграммда" булу-булмавы белән кызыксынды. Репертуарның ничек сайлануы да шәһәр журналистлары өчен кызыклы иде. Соңгы сорау шәһәребез язучысы, шулай ук драма әсәрләре авторы Айгөл Әхмәтгалиевадан яңгырады.
- Марсель абый Сәлимҗанов әйтә торган иде: Безнең репертуар төрле зәвыктагы, төрле аң һәм белем дәрәҗәле тамашачыга спектакль сайлау мөмкинлеге бирә торган итеп төзелергә тиеш, - дип җавап бирде Фәнис Җиһанша. - Өлкәннәргә генә түгел, яшьләр өчен дә. Безнең хәзерге репертуарга карасагыз, яшьләрне җәлеп итә торган гына түгел, ә шул яшьләргә бүгенге көннең аң-фикерен ачып сала торган әсәрләр өстенлек итүен күрерсез. Шулай ук классик әсәрләрне дә ниндидер музей экспонаты итеп кую тугел максат, ә бүгенге заман сулышы белән үрү.
Камал артистларына шулай ук бүгенге көндә күп кенә театрларның комедиягә күбрәк басым ясаулары, халыктан акча җыюга корылган спектакльләр белән мавыгуы турында да сорау бирелде.
- Спектакльләр тамашачы өчен дәреслек ролен үтәргә, аны карап ниндидер азык алып кайтып китәрлек булырга тиеш. Асылда без куя торган спектакльләрне күбесен ниндидер төгәл кысаларга кертеп тә булмый. Анда комедиясе дә бар, драмасы да, тамашачыга әйтергә теләгән фикер дә... Мәсәлән, "Җилкәнсезләр" не генә алыйк. Әйтик, аны Кәрим Тинчурин комедия буларак язган. Ә бездә ул драма буларак бара. Кызык урыннары да бар, фаҗыйгасе дә... - дип җавап бирде кунаклар.
Шулай ук бүгенге тамашачының илле проценттан артыгы яшьләр булуына да басым ясадылар.
- Безгә берсендә танылган режиссер Адольф Шапиро килгән иде. Ул хәтта гаҗәпләнеп китте. 60 процент тамашачыгыз яшьләр, дип шаккатып сөйләде, - ди Илфир Якупов.
Артислар арасында да яшьләр күп. Яшь артист яшь тамашачыга әсәрдәге фикерне җиткерсен, тамашачыны ышандыра алсын өчен аңа һәр әйткән сүзенең асылын, мәгънәсен аңлап уйнарга кирәк. Бүтәнчә ярамый.
Тагын бер мәгълүмәт белән бүлеште "камаллылар". Быел Казан мәдәният институтында Фәрит Бикчәнтәев үз курсын җыячак. Моның буенча кызыксынган барлык студентлар, яшь cәнгать әһелләре 21 февраль көнне "Энергетиклар" мәдәният сараена килә ала. Анда Фәрит Бикчәнтәев бу хакта һөнәри сөйләшү узачак.
Фоат Шамилев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев