Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы институты укыту эшчәнлеген туктатмый - Казан Дәүләт университеты

Казан (Идел буе) федераль университетының филиалы булган Чаллы институтына студентлар кабул ителүнең Рособрнадзор тарафыннан тыелуы укыту сыйфатына бәйле түгел -Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Рособрнадзор) тикшерү нәтиҗәләре буенча Чаллы институтының (КФУ филиалы) лицензиясе кулланылышын туктатуы турындагы хәбәргә карата Казан (Идел буе) федераль университеты үзенең рәсми сайтында...

Казан (Идел буе) федераль университетының филиалы булган Чаллы институтына студентлар кабул ителүнең Рособрнадзор тарафыннан тыелуы укыту сыйфатына бәйле түгел -Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Рособрнадзор) тикшерү нәтиҗәләре буенча Чаллы институтының (КФУ филиалы) лицензиясе кулланылышын туктатуы турындагы хәбәргә карата Казан (Идел буе) федераль университеты үзенең рәсми сайтында шулай дип белдерә.

Исегезгә төшереп узабыз. Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең матбугат хезмәте үткән атнада: «Тиешле срокларда күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен Рособрнадзор - Казан (Идел буе) федераль университетының Чаллы институтына (филиал) һәм Мәскәү гуманитар-икътисад университетының Воронеж институтына (филиал) студентлар кабул итү тыела», - дип хәбәр иткән иде.

"Сайтта күрсәтелгәнчә, моның сәбәбе күрсәтмәләрнең билгеләнгән срокларда үтәлмәве белән бәйле. Рособрнадзор планнан тыш документлар тикшереп, Чаллы институтының эшчәнлеге турында сайтындагы мәгълүматта кайбер техник төгәлсезлекләрне билгеләп үткән иде. Әлеге кимчелекләр төзәтелде һәм Рособрнадзор куйган срокларда тиешле документлар һәм отчетлар җибәрелде. Кагыйдә буларак, кимчелекләр төзәтелгәч тә тикшереүче орган тыюларны ала", - дип яза ВУЗның матбугат хезмәте.

2017 елда Чаллы институтына 1031 бюджет урыны бирелгән. Быел өч яңа юнәлеш тә ачылган.

Чаллы институтының белем бирү эшчәнлеге туктатылмый, ди матбугат хезмәте.

Рәсми сайтта хәбәр ителгәнчә, әлегә Чаллы институты документлар кабул итми. Кабул итү комиссиясе абитуринтлар һәм аларның әти-әниләре өчен консультацияләр уздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев