Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты яңа завод төзи

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан "С.П. Титов исемендәге Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты" шәһәребез журналистлары өчен махсус экскурсия оештырды. Аны компаниянең генераль директоры Андрей Фомичев шәхсән үзе үткәрде.

Иң элек ул каләм ияләрен агымтык суларны чистарту цехын белән таныштырды. Биредә күптән түгел генә яңарту эшләре тәмамланган. Елдан-ел экологиябез начарлана бару сәбәпле оешма-предприятиеләргә әйләнә-тирә мохиткә зыян салмау буенча катгый таләпләр куела. Моны күздә тотып комбинат агымтык суларны биологик чистарту ысулына күчкән.

Экскурсия барышында журналистлар гофротаралар җитештерү фабрикасында да булдылар. Биредә капларны җыеп-тутыру системасын автоматлаштыру буенча өченче этаб эшләр тәмамланган. Хәзер бу эшне тулысынча техника башкара.

Эшчеләргә килгәндә, бүгенге көндә аларның уртача хезмәт хакы 62 мең сумны тәшкил итә. Агымдагы елның 8 аенда аларның тырышлыгы белән барлыгы 6,7 миллиард сумлык продукция җитешетереп сатылган. Бу узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 4,8 процентка артык. Ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләме 1,5 миллиард сум булыр дип көтелә. Киләсе елга исә планнар тагын да зурдан. Инсвестицияләр күләмен 2,5 миллиард сумга җиткерү.

Моннан тыш комбинат янә бер җитди проект белән мәшгуль. Бүгенге көндә предприятие Клин шәһәрендә упаковкалар җитештерү буенча завод төзи. "Эш шунда - гофроупаковкаларны ташу 500 км аралыкта гына рентабльле. Башкача зыянга эшләү була", - ди предприятиенең генераль директоры Андрей Фомичев. Бүгенге көндә инде булачак завод бинасында җиһазлар урнаштыру һәм эшчеләрне өйрәтү эшләре алып барыла. Яңа предприятие якынча 2018 ел урталарында эшләп китер дип көтелә. Ул биш ел эчендә үзенә киткән чыгымнарны акларга тиеш.

Гөлсәрия Халиуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X