Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы катыргы-кәгазь комбинатыннан – “Эко-гаилә”

Бүген Чаллы катыргы-кәгазь комбинатында өр яңа линия ачылды. Анда "Эко-гаилә" исеме астында ике катлы кул тастымаллары һәм бәдрәф кәгазьләре җитештерәләр. Исеменнән аңлашылганча яңа продукция үзенең экологик яктан зарарсыз һәм югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Әлеге линиягә җиһазлар Италиянең HST компаниясеннән кайтартылды. Аларны урнаштыру һәм көйләү эшендә шулай ук әлеге...

Бүген Чаллы катыргы-кәгазь комбинатында өр яңа линия ачылды. Анда "Эко-гаилә" исеме астында ике катлы кул тастымаллары һәм бәдрәф кәгазьләре җитештерәләр. Исеменнән аңлашылганча яңа продукция үзенең экологик яктан зарарсыз һәм югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора.

Әлеге линиягә җиһазлар Италиянең HST компаниясеннән кайтартылды. Аларны урнаштыру һәм көйләү эшендә шулай ук әлеге илнең PCMC предприятиесе белгечләре катнашты. Барлыгы яңарту эшләренә 65 млн сум сарыф ителде. Бу чыгымнарны Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты тулысынча үзе күтәрде. Предприятиедэ яңарту эшләре киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Рәсемдә: "Катыргы-кәгазь комбинаты" ЯАҖ генераль директоры Андрей Фомичев Италиянең PCMC компаниясе баш менеджерына түбәтәй кигертә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев