Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы кызы беренче урынны яулады

Ижевск шәһәрендә «Татар кызы-2017» VI Республика конкурсы узды. Ярышта 16-25 яшьлек 10 кыз катнашты. Конкурста катнашу өчен төп шарт: татар телен яхшы белү, ана телендә аралашу. Жюри кызларның татар телен һәм мәдәниятен белү дәрәҗәсен, иҗади номер, шулай ук милли ризык әзерләүдәге осталыкларын һәм калфакларын бәяләде. Бәйгедә Чаллы кызы Назлыгөл Насыйрова...

Ижевск шәһәрендә «Татар кызы-2017» VI Республика конкурсы узды.

Ярышта 16-25 яшьлек 10 кыз катнашты.

Конкурста катнашу өчен төп шарт: татар телен яхшы белү, ана телендә аралашу. Жюри кызларның татар телен һәм мәдәниятен белү дәрәҗәсен, иҗади номер, шулай ук милли ризык әзерләүдәге осталыкларын һәм калфакларын бәяләде.

Бәйгедә Чаллы кызы Назлыгөл Насыйрова беренче урынны алды. Ул хәзерге вакытта Ижевскида медицина академиясендә белем ала. Буш вакытларында фитнес-аэробика белән шөгыльләнә, укырга ярата, балет-театрларга йөри.

Иҗади номер итеп Назлыгөл «Шүрәле» балетыннан өзек әзерләгән, ә сәхнәгә ул Сөембикә образында чыкты.

Җиңүчегә кулдан эшләнгән таҗ һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алда Назлыгөлне «Татар кызы» бөтенроссия матурлык һәм талантлар бәйгесе көтә. Чара Казанда сентябрь аенда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X