Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы лагерьлары балаларны кабул итәргә әзер

30 октябрьдән Көзге каникуллар башлана. Алар 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Балаларның каникул чорында шәһәребезнең 57 мәктәп базасында ял оештырыла. Анда 2 977 бала ял итәр дип көтелә. Мәктәп яны лагерьларында чараларның 70%ы спорт чаралары.

Өстәмә белем бирү учреждениеләре 270 чара әзерли. Алар арасында Роза Хөсәенова музеена бару, Җиңү юлында музеена сәяхәт кылу, "Син лидер" отрядлар уены, "Мөстәкыйль балалар" программасы бар. Балаларның техник иҗатын популярлаштыру максатыннан "Дәрестән соң мәктәп" дип исемләнгән мастер-класслар оештырыла.

Мәктәп яны лагерьларында 7-17 яшьлек 1200 бала ял итәр дип көтелә. Алар төрле сменаларда ялларын файдалы итеп уздырачаклар. Шулай ук Санкт-Петербург, Мәскәү, Алабуга, Ижау шәһәрләренә сәяхәт тә оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев