Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы – лидер

Чал­лы - төр­ле өл­кә­ләр­дә уңыш­лы эш­ләү­че шә­һәр. Элек­трон хез­мәт­ләр­не дәү­ләт пор­та­лы аша баш­ка­ру­чы­лар­ның күп­ле­ге бе­лән ка­ла­быз шу­шы көн­нәр­дә бе­рен­че урын яу­ла­ды. Агым­да­гы ел­ның бе­рен­че яр­ты­сын­да чал­лы­лы­лар элек­трон хез­мәт­ләр­дән бар­лы­гы 1,3 мил­ли­он тап­кыр фай­да­лан­ган­нар.

Шә­һә­ре­без­дә яшәү­че һәр ке­ше яр­ты ел эчен­дә дәү­ләт хез­мәт­лә­ре пор­та­лы­на ур­та­ча 2,5 мәр­тә­бә мө­рә­җә­гать ит­кән. Ха­лык кул­ла­ныл­ган ре­сурс­лар­ның кү­лә­мен хез­мәт ку­ю­чы­лар­га җи­бә­рә, штраф һәм то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр­гә тү­ләү­ләр­не баш­ка­ра. Ин­тер­нет өчен тү­ли, бе­леш­мә­ләр ала, та­биб­лар­га һәм баш­ка һө­нәр ия­лә­ре­нә дә өй­дән чык­мый­ча гы­на язы­лу да бик уңай­лы. Мо­ның өс­те­нә элек­трон хез­мәт­не фай­да­ла­ну - ва­кыт­ны буш­ка са­рыф ит­мәү һәм ак­ча­ны эко­но­ми­я­ләү дә әле. Чөн­ки банк кар­та­ла­ры бе­лән тү­лә­гән­дә ко­мис­сия алын­мый. "Хә­зер рә­хәт. Компь­ю­тер ка­бы­зып то­ра­сы да юк. Бө­тен эш­не те­ле­фон аша баш­ка­рам. Исәп­ләү при­бор­ла­ры күр­сәт­кеч­лә­рен дә шун­нан җи­бә­рәм. То­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр­гә, ин­тер­нет өчен дә те­ле­фон­нан гы­на тү­лим. Бик җай­лы", - ди шә­һәр­дә­ше­без Зөл­фи­рә Га­ри­по­ва.

Укы­ту­чы бу­лып эш­ләп, ла­ек­лы ял­га чык­кан Нә­кыя Әми­но­ва да элек­трон хез­мәт­ләр­нең уңай­лы­лы­гын ас­сы­зык­ла­ды:

- Ин­тер­нет, за­ман­ча күп функ­ци­я­ле те­ле­фон уй­лап та­бу­чы­лар­га рәх­мәт­тән баш­ка сү­зем юк. Хә­зер банк, поч­та­лар­да чи­рат то­рыр­га да ки­рәк­ми. Тү­ләү­ләр­не смарт­фон аша гы­на баш­ка­ра­быз. Үзе­без бул­ды­ра ал­ма­ган­да ба­ла­лар, онык­лар яр­дәм­гә ки­лә. Бик җай­лы. Дө­рес, сә­ла­мәт­лек сак­лау өл­кә­сен­дә бу сис­те­ма бик үк ка­мил тү­гел. Элек­трон чи­рат­ка язы­ла­сың, тик хас­та­ха­нә­гә ки­леп чи­рат­та то­рыр­га ту­ры ки­лә. Ме­нә мо­ны­сы ачу­ны ки­те­рә ин­де.

Чал­лы - яшь­ләр шә­һә­ре. Бәл­ки шу­ңа­дыр да, элек­трон хез­мәт­ләр­не дәү­ләт пор­та­лы аша баш­ка­ру­чы­лар да без­дә күп. Икен­че урын­да - Са­ба ра­йо­ны. Би­ре­дә­ге 1000 ке­ше­гә 2041 мө­рә­җә­гать ту­ры ки­лә. Ка­зан­да исә 100 ке­ше­гә 726 мө­рә­җә­гать.

Та­тар­стан­да дәү­ләт һәм му­ни­ци­паль хез­мәт­ләр тү­бән­дә­ге юл­лар бе­лән баш­ка­ры­ла:

- ин­фо­мат­лар;

- Та­тар­стан рес­пуб­ли­ка­сын­да дәү­ләт һәм му­ни­ци­паль хез­мәт­ләр пор­та­лы uslugi.tatarstan.ru;

- "Ус­лу­ги РТ" мо­биль ку­шым­та­сы.

Бү­ген дәү­ләт хез­мәт­лә­ре пор­та­лын­да 138 элек­трон сер­вис бар. Алар яр­дә­мен­дә та­биб­лар­га язы­лыр­га, тү­ләү­ләр баш­ка­рыр­га, ки­рәк­ле мәгъ­лү­мат­лар алыр­га мөм­кин.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев