Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы-Минзәлә юлында җылыну пункты ачылды

Һава торышының вакыт-вакыт начараеп торуы сәбәпле Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив штабы тәүлек әйләнәсендә эшли башлады. Машина йөртүчеләр һәм пассажирлар өчен Чаллы-Минзәлә трассасында 80 кеше сыйдырышлы мобиль җылыну пункты булдырылды. Шундый ук пунктларны республиканың башка трассаларында да ачу күздә тотыла. Барлыгы халыкка 12 мобиль җылыну урыны хезмәт күрсәтәчәк. Моннан...

Һава торышының вакыт-вакыт начараеп торуы сәбәпле Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив штабы тәүлек әйләнәсендә эшли башлады. Машина йөртүчеләр һәм пассажирлар өчен Чаллы-Минзәлә трассасында 80 кеше сыйдырышлы мобиль җылыну пункты булдырылды. Шундый ук пунктларны республиканың башка трассаларында да ачу күздә тотыла. Барлыгы халыкка 12 мобиль җылыну урыны хезмәт күрсәтәчәк. Моннан тыш М-7 автоюлының 830 нчы кмда машина йөртүчеләрне һава торышының начараюы хакында кисәтүче махсус комплекс та урнаштырылды. Аның аша буранга юлыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатыла.

Көчле җил-давыл, буран вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

1. Һава торышы бозылу, буран башлану турында хәбәр алгансыз икән, ерак юлларга чыгудан баш тартыгыз. Белгечләр мондый вакытта өйдән чыгарга да киңәш итми, хәтта.
2. Әгәр дә юлга чыгарга уйлагансыз икән, ялгызыгыз гына йөрмәгез. Туганнарыгызга, таныш-белешләрегезгә кая баруыгыз турында әйтергә онытмагыз.
3. Буран вакытында автомобильдә юлга чыгу карары кабул иткәнсез икән инде, бензин багы тулы булырга тиеш. Үзегез белән өстәмә бензин алу да комачау итмәс.
4. Телефоныгыз һәрчак яныгызда булсын.
5. Буранны машинагызда "каршы алгансыз" икән, автомобильдән төшәргә ашыкмагыз. Машинадан чыккансыз икән инде, аның яныннан читкә китәргә ярамый.
6. Юлда туктап калган очракта, ярдәм сорап, машина сигналына өзек-өзек итеп басып тору кирәк. Машина капотын ачу яисә антеннага күзгә ташлана торган төстәге тукыма элеп кую да файдалы булачак.
7. Әлбәттә, иң беренче чиратта, 112 номерына шалтыратып, гадәттән тыш хәл турында хәбәр итү таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев