Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы мәктәпләре республика рейтингында

Татарстанда иң яхшы 100 шәһәр һәм авыл мәктәбе рейтингы төзелгән. Бу хакта мәгълүматларны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җиткерә. Алдынгылар арасында Чаллы мәгариф учреждениеләре дә бар. Шәһәребзәнең 26нчы гимназиясе, мисал өчен, өченче урында. Шулай ук беренче унлыкка 78нче А.С.Пушкин исемендәге лицей мәктәп-интернаты да кергән. с Рейтингны төзүдә БДИ баллары: рус...

Татарстанда иң яхшы 100 шәһәр һәм авыл мәктәбе рейтингы төзелгән. Бу хакта мәгълүматларны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җиткерә. Алдынгылар арасында Чаллы мәгариф учреждениеләре дә бар. Шәһәребзәнең 26нчы гимназиясе, мисал өчен, өченче урында. Шулай ук беренче унлыкка 78нче А.С.Пушкин исемендәге лицей мәктәп-интернаты да кергән. с Рейтингны төзүдә БДИ баллары: рус теленнән, математикадан һәм ирекле сайлаган фәннән гомуми баллар исәпкә алынган. Шулай ук олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары һәм аттестат алмаучы укучылар саны да күздә тотылган. Рейтинг 2016-2017 уку елында белем бирү сыйфатының югары нәтиҗәләрен күрсәткән белем бирү йортлары эшчәнлеген стимуллаштыру һәм алдынгыларны ачыклау юлы белән гомуми белем бирү сыйфатын күтәрү максатыннан төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев