Чаллы Ринат Гөбәйдуллин белән хушлашты
Яңа елның беренче эш көнендә, 9 гыйнварда, Чаллы халкы талантлы композитор, кешелекле шәһәрдәшебез, тугры дус Ринат Гобәйдулинны соңгы юлга озатты. "Энергетик" мәдәният сараена бик күп кеше, җитәкчеләр, сәнгать әһелләре, язучылар җыелган иде. Алар барысы да Ринат Гобәйдуллинның шушы бинада "Исәнме, апаем" дип каршы алуын, елмайган йөзен юксындылар. 8 гыйнвар көнне,...
Яңа елның беренче эш көнендә, 9 гыйнварда, Чаллы халкы талантлы композитор, кешелекле шәһәрдәшебез, тугры дус Ринат Гобәйдулинны соңгы юлга озатты. "Энергетик" мәдәният сараена бик күп кеше, җитәкчеләр, сәнгать әһелләре, язучылар җыелган иде. Алар барысы да Ринат Гобәйдуллинның шушы бинада "Исәнме, апаем" дип каршы алуын, елмайган йөзен юксындылар.
8 гыйнвар көнне, иртә белән эшкә барырга чыккач руль артында йөрәге туктый аның. Яңа шәһәрнең 2/07 йорты янынан төп юлга чыкканда, тормозга басып өлгерә, нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәте булмыйча кала...
Синең гомер саф моңнардан
Шат җырлардан иде үрелгән...
Ятим иттең безне, диеп
Һәр яз саен үксер сиреннәр...
Шагыйрь, "Шәһри Чаллы" газетасының баш мөхәррире Мирһади Разов әлеге шигырь юлларын көтмәгәндә арабыздан киткән, Чаллы һәм республика мәдәнияте тарихына алтын хәрефләр белән язылган, күренекле шәхес, композитор, "Энергетик" мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Ринат Гобәйдуллинга багышлап язды. Нәкъ менә Мирһади Разов шигыренә язылган "Чаллы сиреньнәре" заманында Ринат Шәрип улына зур популярлык китерде. Бу җыр Чаллының гимнына әверелде. Шәһәрбездәге бер генә бәйрәм-кичә дә әлеге җырдан башка узмады.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллин исеме татар дөньясындагы сәнгать яратучыларга яхшы билгеле. Ул Ютазы районының Иске Урыссу авылында туып-үсә. Лениногорск музыка училищесын тәмамлаганнан соң, 1976 елда Чаллыга килә. Талантлы музыкант республикадагы беренче яшь җырчылар мәктәбе - "Сердәш" җыр ансамбленә нигез сала һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе була. Аның ярдәме белән Таһир Манжуков, Габидулла Хөрмәтуллин, Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев, Ришат Шәйхетдинов һәм башкалар сәхнәдә тәүге адымнарын ясадылар. Бүгенге көндә алар халкыбызның яраткан җырчылары дәрәҗәсенә үсеп, мәртәбәле исемнәр алдылар. Бу җырчылар Ринат Гобәйдуллинны остазлары һәм әтиләре дип саныйлар. Алар композиторның җырларын репертуарларыннан төшермиләр.
"Ринат абый бик игътибарлы кеше. Яшь талантларны күреп ала белә иде. Башлангыч чорда җырчыларга сәхнә серләрен өйрәткән кеше ул. Минем тормышымда ул әһәмиятле роль уйнады, чөнки мин Азнакайдан Чаллыга күчеп килгәч, Ринат абый җитәкләгән "Сердәш" вокаль ансамбленә килеп урнаштым. Зур сәхнәгә безне Ринат абый чыгарды. Без шулай итеп җырчы булып киткән кешеләр. Ул чордагы "Сердәш"тән бүгенге көндә сәхнәдә эшләүче җырчылар күп. Алар арасында Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева бар. Ришат белән Айгөл Шәйхетдиновлар да Ринат абыйның "Сердәш" мәктәбеннән чыккан җырчылар. Аның җырларын күп җырладым. Бүгенге көндә дә репертуарымның 30%ы - аның җырлары. "Адашкан мәхәббәт", "Тутырып карамадың" кебек җырлар шундыйлардан. Галиәхмәт Шаһи сүзләренә язылган "Тутырып карамадың" дигән җыр бик популяр, ә минем өчен хәлиткеч җыр булды. Аны халык хәзер дә сорап җырлата", - ди Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев.
Ринат Шәрип улы 140 җыр авторы, ул төрле театрлар өчен 11 көй язды. "Бир кулыңны, гүзәлем!", "Күңелеңә авыр алма", "Адашкан мәхәббәт" һәм башка бик күп җырларын танылган җырчылар яратып башкарды, ә халык яратып кабул итте.
Ринат абый белән кайда гына очрашсаң да ул, "Исәнме, апаем" дип исәнләшә, хәлләрне сораша иде. Аны хезмәттәшләре, дуслары талантлы, кешелекле, ярдәмчел булганы өчен хөрмәт иттеләр. Тик нишлисең, язмыш аны һич уйламаганда, көтмәгәндә якты дөньядан алып китте.
...Мәрхүмнең "Энергетик" мәдәният сарае залына куелган җәсәде янында озын чират хасил булды. Җитәкчеләр, тамашачылар, зыялылар чәчәкләр салдылар. Хушлаштылар.
Матәм чарасын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева алып барды. Ул озак еллар дәвамында Ринат Гобәйдуллин белән кулга-кул тотынып шәһәр халкы, мәдәнияте өчен тырышып эшләүләре турында сөйләде. Аның талантлы композитор, кешелекле шәхес, тугры дус, үрнәк гаилә башлыгы, яраткан ир, әти һәм кайгыртучан бабай булуын ассызыклады. "Аның шагыйрь Мирһади Разов шигыренә язылган "Чаллы сиреньнәре" татарлар арасында гына түгел, башка милләт вәкилләре арасында да популярлык казанды, чөнки аның сүзләренә, көе тәңгәл килеп тора", - диде ул. Мәрхүмнең "Ноктюрн" көе яңгыраганда җитәкчеләр бер-бер артлы сүз алдылар.
Шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Хәлимов мәрхүмнең Чаллы мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертүен ассызыклады.
Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина Ринат Гобәйдуллин белән эшләгән еллардагы кайбер хәтирәләре белән уртаклашты. "Бер елны Сабан туе нигезенә "Чаллы сиреннәре" җырын алдык. Чаллы тарихында иң матур Сабан туе булды ул. Язлар килгәч сиреннәр кабат чәчәк атар, ләкин алар ятимлекләрен тоеп, моңсуланырлар инде", - диде Фәйрүзә Зөфәровна. "Татэнерго" АҖ генераль директоры, шәһәр Советы депутаты Илшат Фәрдиев, Тукай районының бүгенге һәм элеккеге башлыклары Васил Хаҗиев, Таһир Харматуллин Ринат Шәрип улының талантлы композитор, ярдәмчел кеше икәнлеге турында сөйләделәр.
Мәрхүмне соңгы юлга озатырга Татарстан һәм Башкортстаннан композиторлар, иҗат әһелләре килгән иде. Әлмәттә яшәүче композитор Зиннур Сафиуллин: "Беренче җырларымны Ринат абыйга күрсәттем. Аның фатихасы белән иҗат итәм. Ринат абый, җырлары белән халык күңелендә яшәр. Мин аны шәхсән онытмаячакмын, чөнки 8 гыйнварда минем туган көнем, Ринат абыйның үзе, әнисе һәм минем әниемнең вафат булган көне", - диде ул.
Мәрхүмгә Ютазы районы якташлык җәмгыяте рәисе Рәсим Мөхәммәтҗанов, композитор, музыкант Илгиз Закиров, җырчылар Габидулла Хөрмәтуллин, Атлас Исламов үзләренең соңгы сүзләрен һәм рәхмәтләрен әйттеләр. Чыгыш ясаучыларның барысы да мәрхүмгә каберенең якты, урынының җәннәттә булуын теләделәр. Ринат Шәрип улы Ютазы районының Иске Урыссу авылында әти-әнисе һәм улы янында җирләнде. Җырлары белән халкыбыз күңелендә мәңге яшәячәк талантлы шәхеснең урыны җәннәттә булсын.
Зөлфия ГАЛИМ
***
Ир идең син, моңнар тулы зат
Эш дигәндә иң-иң шәпле ат!
Әллә нигә иртәләдең әле,
Ятим иттең безне Ринат.
Яр Чаллыда тирән эзләр салдың,
Туалмаган күпме җырың калды...
Тормышыңның кайнар учагыннан
Сине үлем нигә генә алды?!
Халык мәхәббәте сүрелмәс,
Кабер сукмагыңны кар күммәс...
Һәрбер җырың безнең күңелдә
Җырлар яши, димәк, син-үлмәс!
Зәбир ХӘЛИМОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев