Чаллы спортчылары җиңел атлетика буенча Россия беренчелегендә җиңде
Чиләбедә яшь егетләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге тәмамланды.
Ярышларда "Яр Чаллы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары Чаллы данын яклады. Алар 4 призлы урынны алды. 100 метрга йөгерү буенча Дмитрий Елисеев беренче урынга чыкты. 400 метрга йөгерүдә Айсылу Вильданова, 3 мең метрга йөгерүдә Искәндәр Һадиев һәм өч төрле сикерү буенча Эдгар Лебедкин өченче урынны алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев